Материалы

“Йортыбызның бар яме дә - әниебез”

последние и лучшие новости искусства в мире

19-8Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәрендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин Тубыл районы, Күкрәнде авылында сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуда, Алия Әбиган кызы Ташбулатованы тиздән тулачак 90 яше белән котлап, үз исеменнән аерым бүләк биргән иде (рәсемдә). Озакламый авыл хакимияте башлыгы Светлана Камерцель аңа “Сугыш ветераны” дигән таныклык белән юбилейлы медаль тапшырып китте. Вакыт узганы сизелмичә, насыйп итсә, иртәгә, илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап бәйрәм иткәндә, шундый зур шатлыкны тагы да тулыландырып, әбиебез 6 баласы, кияү-киленнәре, 14 оныгы, 4 нәбәрәсе һәм туганнары белән туган көнен дә билгеләп үтәчәк. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй  шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. 

Аның хәтер сандыгына, сәламәтлегенә, яшь кызларныкыдай алсуланып торган йөзләренә күзләр, сүзләр генә ти­мәсен иде, Ходаем! Бүгенге көндә ул төпчек улы Фәрит белән килене Нәҗибә тәрбиясендә яши. Ир белән хатын әниләре турында бары тик җылы сүзләр белән генә: “Бәхетебезгә әни бар. Садака илтергә чыгып киткән арада да юксынабыз. Өебезнең яме дә ул бит безнең! Ике улыбызны кулыннан төшерми карады, хәзер алар онналарын өзелеп яраталар. Әбисенең туган көне Рамилнең эш көненә туры килү сәбәпле, үткән атнада, Тубыл шәһәрендә яшәүче улыбыз авылга җәяүләп кайтып (кышкы юллар бетү сәбәпле), үз кулы белән бүләген тапшырды. Денис та бүләген әлегә яшереп саклый, шигырь дә яздым дип тора”, - дип сөйләделәр. Авыл халкы да гел елмаеп, һәркемгә яхшы теләктә булган изге күңелле әбине хөрмәтли.

Алия Әбиган кызы бүгенге имин тормышы белән бик канәгать, шуңа балачагын исенә төшерергә яратмый. Чөнки ул 5 яшендә әнисез, 8 яшендә әтисез калып, ике баланы башта карт олатасы, аннары әтисенең сеңлесе Дәүләтбикә апасы карый. Ватан сугышы башлана... “Сугыш чоры ке­шесе ни күрде – мин дә шуларның барысын да кичердем, ба­ры­бызның да тормышы бер төсле булды”, – ди әби, үт­кәндәге авыр хатирәләрне күз алдыннан үткәреп. Әмма күрәселәре шуның белән генә бетмәгән булып чыга, 18 яшенә җиткән Әйтмөхәммәт абыйсы да Тубыл педучилищесында укып йөргәндә салкын тидереп үлеп китә. Япа-ялгызы калгач, ятимлек ачысын ул икеләтә авыр кичерә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, классташлары Тубыл шәһәренә укырга киткәндә, язмышына үпкәләп елаулары бүгенгедәй хәтерендә. Кем белә, бәлки, шул чак Аллаһы Тәгалә ятимәнең зар елаганын күреп, бәхетле киләчәк бүләк иткәндер дә. Авылдашы Мөхәммәтҗан Рәхимҗан улына кияүгә чыгып, үз хуҗалыкларын булдыралар, бер-бер артлы сәламәт, тәртипле, итагатьле балалар үстерәләр, мул тормышта гомер сөреп, тигезлектә картаялар. Бүгенге көндә Алия әби бала-оныкларының игътибарын, күңел җылысын тоеп, авылдашларының хәлләрен белешеп, язмышына шөкер итеп яши.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума