Материалы

Сугыш урлаган балачак...

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу!

Бөек Ватан сугышының тынганына 70 ел вакыт үтте. Безнең  буын сугыш чорын күрмәде. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп, кинолардан гына беләбез. Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә.

Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр. Тылда да бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйләнгән була. Иген үстерәләр, хуҗалыкта эшлиләр, кием-салым тегәләр, кич утырып оек-биялиләр бәйлиләр, гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түлиләр... Күпне кичергән, күпне күргән әбиләр, бабайлар! Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез, тездән ерып орлык ташыгансыз. Ачлык та үзәкләрегезгә үткән. Сез бит Җиңү көнен якынайтучылар, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз. Менә алар, балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз: Минегаян апа Заһидуллина, Сайтирә апа Фазлуллина, Кәлимә апа белән Мотыйгулла абый Гыйсмәтуллиннар, Гыйламетдин абый белән Хәтимә апа Ногмановлар, Срур апа Хәлилова, Асия апа Фәйзуллина, Рәйханә апа Сәйдуллина, Рабига апа Әхтәриева, Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин, Мингаян апа Умбитова, Хатыйф абый Шәмсетдинов. Сабый чагын күрми, күпме михнәт, авыр хезмәт татый аларның әле ныгып та җитмәгән иңнәре. Сугыш иртә, бик иртә олыгайтты сугыш чоры балаларын: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да өйрәтте. Күбегезне сугыш ятим итте. Башкаларның әтиләре исән кайтканда, сезнең дә йөрәкләрегез сыкрангандыр, күзләрегезгә яшьләр килгәндер. Ләкин сез кайгыларга бирешмәдегез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне җитә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Хөрмәтле ветераннар, авылдашларыбыз! Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбриклибез! Без сезгә чын күңелдән тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш телибез, һәрбер көнегез куанычлы яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытсын.

Изге теләкләр белән Киндерле урта мәктәбе укытучылары исеменнән Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума