#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әти” сүзен белми үскән буын

последние и лучшие новости искусства в мире

19-7Сабирҗан Мәҗит кызы Ерметова - сугыш ятим иткән балаларның берсе. Тубыл районы, Шаңшы авылында гомер кичергән апаның тормыш юлы авыр сынаулар аркылы уза.

Сугышның беренче көненнән яу кырларына киткән 26 яшьлек әтисе 1942 нче елны һәлак була. Өстамак авылында яшәгән  Азизҗамал апа ике кызы белән кала. Кайгы өстенә кайгы - ул елны авылны су ала. Күңел тынычлыгы бирмәгән сагышлы хатирәләр, авыр еллар турында Сабирҗан апа безнең белән уртаклашты. Ул: ”Өстебезгә кияр киемебез юк. Авылны су алып киткәч, бәрәңге дә утыртып булмады. Салкын кыш айлары килеп җитте. Өйне җылытырга, мичкә ягарга кирәк, утын әзерләүче юк. Әнием үгез җигелгән арбага безне утыртып урманга утынга баруларыбыз хәтеремдә калган. Яшебез кечкенә, әниебезгә ярдәм итәргә хәлебез булмаганлыгы хәтердән әле чыкмый. Әниебезгә авыр булса да, безне аякка бастырды.

Шатлыклы көн - Бөек Җиңү бәйрәме килеп җитте.  Авылдашларыбызның уллары, әтиләре сугыштан кайтканда,  әтиләре сугышта вафат булган балалар аларга көнләшеп карадылар. Сугыштан соң да авыр елларда яшәдек. Коллар авылында яңа йорт алу максаты белән әниебез авылдагы өйне, сыерны сатты. Шул елны акча алмашынды, өй, сыер  акчасына йорт алып булмаганлыктан, без урамда калдык. Кешеләрдә яшәп, газап чиккәннән соң, Колларда кечкенә генә йорт төзедек. Уба авылында колхозда да эшләдек. Бу елларны төрлесен күрергә туры килде, аларны искә аласы бик авыр”, - дип сөйләде. Югалтулар кичергән апаның күзләре тулы яшь, күңелендә онытылмаслык әрнү, тормышка ашырылмаган хыяллар. Яшүсмер вакытында фермага сыер савучы булып эшкә урнаша ул, 18 яшендә күрше Шаңшы авылы егете Исай Хәнәфи улына тормышка чыга. Исай абыйның әтисе дә сугышта туган иле өчен батырларча башын сала. Ятим үскән Исай да 34 яшендә балаларын калдырып якты дөньядан китә. Язмыш Сабирҗан апага яңа сынаулар җибәрә. 32 яшьлек хатын 6 бала (кечесенә 11 ай) белән тол кала.  Ул фермада эшләргә, тегәргә, чигәргә, балаларын тәрбияләргә, хуҗалыгында хезмәт итәргә  вакыт таба. Тырыш, тыйнак татар җанлы апаның уллары-кызлары да күпләргә үрнәк булып үсәләр. Сабирҗан апа гомер буе кайнанасы Сәгыйрә апа белән уртак тел табып, киңәшләшеп яши. “Эшләсәң - ярлы булмассың” – дип әйткән әнисенең  сүзләре Сабирҗан апага тормыш юлында авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Хезмәт ветераны, социалистик ярышларда  җиңүче якташыбыз лаеклы ялга чыкса да, күп еллар үз хуҗалыгында хезмәт итеп, сыерлар асрап, ул-кызларының, кияү-киленнәренең терәген, ярдәмен тоеп яши. Сабирҗан апаны гомер кичергән авылдашлары хөрмәт итәләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836