Материалы

2018нче – Сары Җир Эте елына йолдызнамә

последние и лучшие новости искусства в мире

Кучкар. Карьерагызда активлык көтелә. Тәвәккәллегегез, максатчанлыгыгыз артыр. Әмма бер генә ләкин бар, эш сезне гаиләгездән читләштерергә мөмкин. Ялгыз «Кучкар»ларның яз айларында насыйпларын очрату ихтималы бик зур.

Үгезбозау. Киләсе ел мөһим вакыйгалар алып килер. Тормышка башка күзлектән карарга өйрәнерсез. Күктән бәхет яуганын көтеп утырырга кирәкмәс, уңышның тырышларга гына юлдаш булуын истән чыгармагыз.

Игезәкләр. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, җиңел генә башкарып чыгарсыз. Акчалы ел көтелә. Көтмәгәндә генә оештыру эшенә сәләтегез ачылып китәр. Язмыш сезне бик кирәкле кешеләр белән очраштырыр.

Кысла. Үзгәрешләргә бай ел булыр. Көтелмәгән вакыйгалар, очрашуларга әзер булып торыгыз, бигрәк тә җәй айларында. Кайчандыр тормышыгызда мөһим урын тоткан танышыгыз белән күрешерсез.

Арыслан. Хезмәт баскычында үзгәрешләр көтелә. Быел максатларыгызга ирешү өчен уңышлы ел булыр. Сәламәтлеккә дә зарланырлык сәбәпләр күренми. Рәхәтләнеп батырып эшләп, тормыштан тәм табып яши торган вакыт.

Кыз. Акчаны сак тотарга тырышыгыз, көзгә таба акчаның күбрәк кирәк булуы бар. Шәхси тормышыгызда күңелле үзгәрешләр көтелә. Тоткан юлыгыз дөрес, шул юлдан тайпылмыйча барсагыз, уңыш һәм бәхеткә юлыгырсыз.

Бизмән. Юмарт ел килә. Сәламәтлек җәһәтеннән булсынмы, акча ягыннанмы, мәхәббәт өлкәсендәме – бар да яхшы. Бер генә нәрсәдән сакланыгыз – юк-бар нәрсәләргә артык зур игътибар бирүдән.

Чаян. Очрашулар, аралашулар, танышулар елы булып исегездә калыр инде бу ел. Уйнап кына сөйләшүдән тормышыгызны үзгәртердәй зур эшләр башланырга мөмкин. Нәрсәгәдер ирешү өчен бик уңышлы чор.

Укчы. Хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачылыр. Аеруча җәй көне йоклап калмагыз. Яңа эшкә тотынсагыз, отарсыз. Электән сөйрәлеп килгән мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк.

Кәҗәмөгез. Яңа бурычлар, яңа үрләр елы. Язмышның кайбер борылышларыннан күңелегез канәгать булмаса да, соңыннан шушының өчен аңа рәхмәт әйтерсез. Яңалыклардан курыкмагыз, уңыш – сезнең юлдашыгыз.

Сукояр. Яңа талант, моңарчы барлыгы тоелмаган сәләтегез ачылыр. Кешеләр нәрсә әйтер, дип борчылмагыз, күңелегезгә буйсыныгыз. Нәрсәгәдер ирешү, яңа эш башлау, тормышны үзгәртү өчен кулай чор.
Балык. Кемнедер яки нәрсәнедер барып күрү турында хыялланган булсагыз, быел ул тормышка ашар. Ниндидер яңа шөгыль табарсыз. Ул сезгә рухи яктан да булышыр, матди керем дә китерер.

“Сөембикә”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума