- Иң теләп алынган бүләк ул – ювелир эшләнмәсе. Планшетлы компьютер, ноутбук, кесә телефоны, электрон китап яки мультимедияле плеер да аларның күңеленә хуш киләчәк. Хатын-кызлар косметика һәм парфюмериягә битараф түгел.
- Тун алып кидерсәгез дә яхшы булыр. (Хәлдән килмәгән очракта: «Яз җитүгә чегән тунын сата бит», - дип акланып була).
- Гүзәл затлар сюрпризлар да ярата. Ресторанга, спектакльгә, концертка, кинога, аквапаркка, шугалакка, атта йөрергә дә чакырырга була.
- Нәрсә бүләк итсәм отышлы булыр икән, дип баш катыручылар матурлык салонына яки СПА-салонга сертификат алып бирсен.
- Чәчәк турында да онытмагыз.
Нәрсә бүләк итәргә кирәкми.
- Кәстрүл, таба, бокал һәм башка сервизлар.
- Көнкүреш техникасы.
- Үлчәү, ябыгу чаралары, эпилятор.
- Одеял, сөлге, урын-җир кирәк-яраклары.
- Йомшак уенчык.
- Арзанлы аксессуарлар.
“Файдалы киңәшләр”.