#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Агулы йөрәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Туйдан соң яшь килен, гореф-гадәтләрне саклап, иренең йортына яшәргә килә. Әмма каенанасы аның һәр адымын тикшереп, өйрәтенеп җанына тия. Бергә яшисе бик авыр булачагын аңлап, килен тирән уйга чума. Түзәр хәле калмагач, ул урман читендә яшәүче им-томчы бабай янына юл ала.

- Нинди сәбәпләр китерде сине, кызым, минем йортыма? Әллә инде иреңне сихерләп сөйдерергә уйлавың? – дип сорый карт.

- Мин иремне яратам, ул да мине өзелеп сөя. Тик менә әнисе генә үзенең тупас холкы белән безгә матур яшәргә ирек бирми. Кыскасы, мин каенанам белән бергә яшисем килми.

- Ә мин нәрсә эшләтим? Миннән нәрсә көтәсең?

- Зинһар, ярдәм итегез! Аны агулап үтерер өчен берәр агу бирсәгезче? – дип ялына башлый килен.

- И, кызым, бәхетле киләчәгеңне шулай төзергә уйлыйсыңмы? Кызганыч! Мин, әлбәттә, ул эчемлекне бирермен. Син аны көн саен иртә белән үзең чәй итеп әзерләп эчертерсең. Ләкин бер киңәшем бар сиңа, кызым?

- Нинди, тартынмыйча әйтегез? Ул аҗдаһадан тизрәк котылыр өчен мин барын да эшләргә әзермен!

- Мине борчыганы шул, кызым, авыл кечкенә, гайбәт тиз таралачак. Ире үлгәч – хатынын, ә хатыны үлгәч – ирен гаеплиләр бит, сине дә гаепләрләр. Бу уңайсыз хәлдән котылыр өчен сиңа бүгеннән башлап каенанаңа мөнәсәбәтеңне үзгәртергә туры килер. Ягымлы бул, елмаеп кына кара аңа, ни кушса, шуны җиренә җиткереп эшләргә тырыш. Шулай итсәң, озак көтәргә туры килмәс һәм аның үлемендә бер дә сине гаепләмәсләр, - дип әйтә дә бабай әзерләгән үләннәрен хатынга биреп, өенә озата. Бабайның сүзләрен тыңлап, яшь килен барын да ул әйткәнчә эшли. Әтәчләр кычкыру белән сикереп торып, ут ягып, ботка пешереп җибәрә, әлеге үләннәрдән хуш исле чәй ясап, каенанасын сыйлый. Аңа: “Әнкәем”, - дип кенә дәшә, һәр сүзен тыңлый. Ире бу хәлне күреп хатынына игътибарын тагын да арттыра, иркәли-сөя, һәр теләген үтәргә тырыша, бүләкләргә күмә. Каенанасы да киленен һәркемгә мактап, аны үз кызы кебек күрә. Улының бәхетенә сөенеп туя алмый. Бу үзгәрешләрне күреп яшь килен беркөнне яңадан әлеге имче бабайга йөгерә. Аның аякларын кочып елый-елый:

- Бабай, зинһар, миңа берәр агу кайтаргыч бирегез әле? Мин әлеге чәйне каенанама бик күп эчердем, ул үлеп китәргә мөмкин. Ә ул миңа хәзер үз әнием кебек якын, кадерле. Мин аның үлемен һич тә теләмим! – дип ялвара.

- Тынычлан, кызым, курыкма, мин бит сиңа бернинди дә агу бирмәдем, бары тик шифалы, тәмле үләннәр генә... Агу ул чакта бары тик синең йөрәгеңдә иде! Әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ул агудан син инде котылдың. Бәхетле яшәгез, - дип җавап бирә ул хатынга.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836