Материалы

Ак металлик Үгез елын Каршылаганда

последние и лучшие новости искусства в мире

Узып баручы Тычкан елы кешелек дөньясы кичергән коронавирус чире белән күңелләрдә озак сакланыр... Ләкин моның белән яшәеш тукталып калмый, үз көенә алга таба ашкына. Яңа ел җитүенә дә күп калмады инде. Күпләребез мәш килеп бәйрәмгә әзерләнәбез. Бу сихри бәйрәмгә йортыбызны ничек тә матуррак бизәп, табыннарыбызны ямьле, бай-мул итеп әзерләп, матур киенеп каршы алырга тырышабыз.

Астрологлар фаразлавынча, Ак металлик Үгез елы тынгысыз һәм бай Тычкан елыннан аермалы буларак, тыныч һәм үлчәмле булырга тиеш. Ак Тычкан белән урнаштырылган тәртипсезлекләрне җайга салырга һәм яңа тормыш өчен урынны бушатырга ярдәм итәчәк. Үгез гадел, җаваплы, хезмәт сөючән кешеләрне ярата, ләкин активлыкны һәм үзгәрешләрне яратмый. 2021 нче елның беренче яртысы нәтиҗәле булачак, бу вакытта күбрәк карьерага игътибар бирергә киңәш ителә. Елның икенче яртысында сәламәтлекне кайгырту һәм нервларны сакларга кирәклеге белдерелә. Бу - стресслар чоры булачак.

Яңа елны кайда каршыларга?

Үгез елын өйдә, туганнар һәм яраткан кешеләр белән каршылау отышлы булачак. Пандемия шартларында зур кичәләр, дискотекалар турында онытып торырга туры киләчәк.

Бәйрәм табыны

Билгеле булганча, үгез күп итеп, туйганчы ашарга ярата. Шуның өчен өстәлдә итле бәрәңге, балык, салатлар, җиләк-җимеш, яшелчә, боткалар, кош-корт һәм сөт продуктлары булырга тиеш. Ел хуҗасы төрле тәм-томнарга да битараф түгел, табынга тәмле ризыклар куйсагыз - бу аны бары сөендерәчәк кенә. Ә эчемлекләргә килгәндә, Үгез хәмер яратмый, шуңа күрә өстәлдә бары тик шәраб, ликер, җиләк-җимеш төнәтмәләре, компот, морс, җиләк соклары гына торырга тиеш. Өстәл уртасына ел хуҗасына дип савыт белән печән утыртып куярга мөмкин.

Нәрсә кияргә?

Астрологлар хатын-кызларга 2021 елда ак, алтынсу, соры, көмеш, кыскасы, “тыныч” төсләргә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Соңгы мода белән тегелгән затлы күлмәк, костюмнар кимәскә кушалар, бу Үгезгә ошамаска мөмкин. Бизәнү әйберләреннән көмештән яки ак алтыннан ясалган алка-йөзекләр, беләзекләрне тагу урынлы булачак. Үгез ясалма ташларны яратмый. Ә ир-атларга иң яхшысы классика: ачык төстәге күлмәк һәм кара чалбар кияргә киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, нәкъ менә Үгез консерватив булганга, ханымнарга Яңа ел төнендә чалбар кияргә ярамый. Аннары кызыл төсне куллану катгый рәвештә тыела, өстәвенә киемне генә түгел, хәтта лак яки помаданы да. Үгез белән уйнарга, аны ярсытырга кирәкмәс...

Нәтиҗәдә: астрологлар фаразлавына колак салыргамы, юкмы – бу һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә менә “Сөю чишмәсе” биргән киңәшләргә битараф булмаска өндәр идек. Янәшәгездә булганнарның кадерен белегез, сезнең өчен горурлыгын җиңгәннәрне саклагыз, сезне көткән һәм гафу иткәннәрне кулыгыздан ычкындырмагыз. Язмыш андыйларны кешегә бер генә тапкыр бирә. Һәр мизгелнең кадерен белеп, бер-берегезе хөрмәтләп яшәгез. Һәм дә Яңа елда яраткан кешеләребезгә, якыннарыбызга күңелдәге җылы, ихлас хисләрне сүзләргә салып җиткерергә ашыгыйк, үкенечкә калмасын...

Рәүфә КАНГАЗИНА .

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума