* Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат - бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына, чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында, иң гүзәл чәчәк булыр!
* Озак яратсаң, игътибар итми башлыйлар. Күп кичерсәң, моннан файдалана башлыйлар. Барысына да әзер булсаң, бәяләми башлыйлар. Бары ташлап киткәч кенә, кайтара алмаячак кешеләренең никадәр кадерле булуын аңлыйлар.
* Ялгызлар - башкаларны үзләренә караганда ныграк яратырга куркучылар...
* Тәвәкәлләргә һәм ватык тагарак янында калырга курыкма. Аны яхшырак итү өчен берни дә эшләмичә, ватык тагарагың янында гомер буе утырып калудан курык.
* Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.
* Кулына чәчәк бәйләме тоткан кыз кулына тәмәке тоткан кыздан матуррак.
«Дөрес сүзгә җавап юк».