Акыллы сүзләр

последние и лучшие новости искусства в мире

- Хатын-кыз кияүгә чыкканда: «Миңа өйләнгәч - бу үзгәрер», - дигән өмет белән чыга, әмма, ир-ат үзгәрми. Ир кеше өйләнгәндә: «Миңа кияүгә чыкач та, бу шул килеш калыр», - дигән өмет белән өйләнә. Әмма хатын-кыз шул килеш калмый. Ул - үзгәрә.

- Бу тормышта иң мөһиме – үзеңне, үзеңнекеләрне һәм үзеңнекен табу... Әгәр сез нәрсәдер югалткансыз икән, димәк, бу – сезнеке түгел. Ә үзеңнеке булмаган әйбер өчен кем инде хәсрәтләнә?!

Әгәр хыялларсыз яши башлыйсың икән, тормышның кызыгы калмый. Ышаныч булмый икән, өмет тә сүнә... Ә кайгыртудан туктыйсың икән, мәхәббәт үлә. Шулай булгач - хыял белән яшәгез, ышаныгыз һәм яратыгыз! 

- Нахак сүзләр күп очракта намуслы кешеләргә ягыла... Кортлар да бит җимешнең әйбәтен генә сайлыйлар.

- Күңел байлыгы - ул зур байлык. Шунысы яхшы: аны күтәреп йөртергә авыр түгел, караклар урлый алмыйлар, көя ашамый, күпме вакыт үтсә дә, тузмый...

- Матурлык бары тик игътибарны җәлеп итә, ә изгелек - йөрәкне яулый...

- Дөресен сөйләгән кеше берьюлы өч әйбергә ирешә: ышанычка, мәхәббәткә, хөрмәткә.

- Бу дөньядан бер генә әйберне дә үзең белән алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң ни дә булса калдырырга була. Кешегә бит әллә ни күп тә кирәкми: йөрәге - тыныч, аяк астында - яшел чирәм, баш очында - тыныч күк йөзе, өстәлендә - ипие һәм кайгы-шатлыгын бүлешер кешесе булса - ул инде бу тормышта иң бай кеше, минемчә.

«Матур уйлар»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума