Материалы

Алар авылның киләчәге

последние и лучшие новости искусства в мире

13-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетендә Надир Раиф улы Әхтәриев белән Фатыйма Рөстәм кызы Абдуллинаның никах туйлары узды. Кыз егетне армиядән көтте. Коръән сүрәләрен мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов укыды. Авыл мөселман оешмасы рәисе Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин тантаналы рәвештә яшьләргә никах таныклыгы тапшырды. Мәчетнең янкормасында халыкны бәйрәм ашы көтте.

Төмәннән, Вагай районы, Тугыз авылыннан килгән кунаклар никах туена сокланып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Надир белән Фатыймага бәхет, сәламәтлек, тигезлек телисе генә кала. Шушындый шатлыклы, күркәм бәйрәм якташларыбызның күңелендә озак сакланыр. Яшь гаиләләрнең барлыкка килүе авылның киләчәге өметле, дәвамлы дигәнне аңлата.

Киндерледә дин көчле, мәчет гөрләп эшли. Дәүләтгәрәй абый белән Сәлимҗан хәзрәт йолаларны, гореф-гадәтләрне намус белән башкаралар. Кыткүл, Бухарин, Канчәбер, Түбән Тәүде авылларына да баралар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума