Материалы

Алдагы чүлмәккә карап, аяк астагы түмгәккә абынма

последние и лучшие новости искусства в мире

Ноутбукның браузер тарихын тикшергән арада “Аерылышканда баланы әтисе белән калдыру юллары” дигән җөмләне укыгач, Наиләнең аяклары тотмас булып, чак кына һушын югалтмады. Әлеге язу Наиләне йокыдан уятып җибәргәндәй итте. Ул гаилә тормышының чәлпәрәмә килергә торганын абайлап, аптырашта калды. Ничек? Зариф улын тартып алып, аерылышу ягын карап маташа түгелме! Димәк, сөяркәсе бар! Менә ни өчен көн дә диярлек эштән соңлап кайта. “Бәхетле киләчәгебез өчен тырышам бит”, - дигән була тагы! Ә үзе менә нинди этлек әзерли. Җаны өзгәләнүгә түзә алмыйча, Наилә яңа гына йоклап киткән улын урыныннан күтәреп алып, күкрәгенә кысты.

Шул килеш ул озак утырды. “Миңа хәзер нишләргә?”, - дип уйланды яшь хатын. Башында меңләгән сорау һәм җавап, әмма алар шундый буталчык. Ул акланырга, үзен ничек тә якларга тырышты. Билгеле, биредә Наиләнең гаебе юк... Дөрес, балага авырлы чагында көйсезләнде бераз, кәефе еш кына төшенке булды. Зарифның бар игътибарын үзенә тартырга тырышты, эштән вакытында кайтып кермәсә, “допрос”лар оештырды. Оештырса тагы! 9 ай буена аның баласын йөртте бит корсагында. Ялгызына гынамы ул уңайсызлыкларны кичерергә? Нәкъ шул чакта Наилә иреннән ераклашты да. Бар уе дөньяга туачак балада булды. Зариф та элеккечә гел ул теләгәнчә генә эшләмәде. Бала тугач, Наилә бөтенләй улының яныннан китмәде...

Күрәсең, Наилә өстенә яварга торган кайгы-хәсрәтләрне тоймыйча, күрмичә яшәгән икән. Ул күз алдына киләчәк тормышын китерергә тырышты. Суд залы. Менә судья баланы Зариф белән калдырырга кирәклеген исбатлап, аның отышлы якларын барлый. Беренчедән - фатир Зарифның, аңа аны әти-әнисе туйга хәтле бүләк иткәннәр. Икенчедән - ул югары белемле, мактаулы хезмәткәр. Хезмәт хакы да мохтаҗсыз яшәргә җитәрлек. Ә Наилә кем соң? Зариф уңышлы диплом якласын, аннары эшкә урнашып, тәҗрибә тупласын өчен һөнәри колледжны да тәмамламады бит. Аннары сабые белән декретта утырып, бары улының сәламәтлеген, иминлеген кайгыртып, замана тормышыннан бик ук артта калды. Машина иренә кирәгрәк булды. Наилә нарасые белән рульгә утырырга курыкты. Аерылышкач, бичаракай кая барыр соң? Баласын әбисеннән калган җимерек өйгә алып кайтырмы? Ул да булса авылда бит. Кыскасы, ни белеме, ни һөнәре, ярдәм итәргә әти-әнисе, ичмасам иптәш кызлары да юк. Ахырда, барыбер Зарифның дуслары, хезмәттәшләре балага бары ул гына яхшы тәрбия бирә алачагын раслаячаклар. Әмма Наилә үзенең кайгыртучан әни икәнен белә, ул наркоман, эчкече, фахишә дә түгел, димәк, нарасые өчен көрәшергә өмет сүнмәгән.

Наилә улын күкрәгенә кыскан килеш ноутбук экранына текәлеп, ничек гаилә тормышының җимерелә барганын аңлады. Юк, ул баласына багышлаган тормышына үкенмәде. Бары язмыш бүләк иткән гаделсезлекне генә аңлый һәм кабул итә алмады. Декрет ялындагы әниләрне кем яклар? Кайда ул дөреслек, әгәр ир хатынын теләсә кайчан куып чыгарса, өстәвенә баланы да алып калса!

Кисәтелгән, димәк, коралланган, дип уйлап Наилә үзен кулга алып, эшли башларга кирәклеген аңлады. Шул минуттан башлап ул тормышын бөтенләй үзгәртергә булды. Башта ул өйне ялт иттереп җыештырды, үзен тәртипкә китерде, Зарифны тәмле ризыклар белән сыйлады, түшәктә дә күңелен күрде. Боларны Наилә иренең уяулыгын, беразга аерылу турында оныттырып торыр өчен тырышты. Тормышлары күзгә күренеп рәтләнеп, ире ефәккә әверелде. Тик Наилә аны гафу итәргә җыенмады. Ничек аның кабәхәтлеген кичерәсең соң! Нәфрәтеннән аның йөрәге боз булып каткан иде. Наиләгә бик авыр булса да, баласы хакына түзде, елмайды, үзен бәхетле хатын итеп ышандырырга тырышты. Ире эштә булганда, улыннан яшертен, юыну бүлмәсенә кереп, туйганчы елады ул. Ләкин елап кына хәлне үзгәртеп булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Ләкин һөнәри таныклыгы булмагач, юньле эш табылмады. Ә акчасыз еракка китеп булмаячагы көн кебек ачык. Чөнки Наиләгә фатирга түләргә, ашарга, кием алырга да акча кирәк булачак. Ул интернет аша өйдә утырып эшләү вариантларын эзләде. Маникюрчы яки косметологка укырга, аннары кирәкле җиһазлар булдырырга ире акча бирмәячәк, өйләрендә клиентлар кабул итәргә дә рөхсәт итмәячәген яхшы аңлады. Әмма ничек тә юлын табарга кирәк иде.
Беркөнне Зариф, гадәттәгечә, эштән күтәренке кәефтә кайтып, Наиләгә: “Ял көнне безне Ильяс белән Әлфия үзләренә кунакка чакыралар, моңа син ничек карыйсың, матурым?” – дип, битеннән үпте дә улын кулларына алып күккә чөя-чөя сөйде. Аннары ул кечкенә сере белән бүлешеп: “Хәтереңдәме, акыллым, Ильясның беренче хатыны вафат булгач, балаларын хатынының әти-әнисе үзләренә алганнар иде, - дип сөйләгәнемне? Менә бу көннәрдә Ильяс суд аша балаларын кайтарды. Мин интернетта шул проблемага юлыгып, сынауларны үтеп чыгучылар белән бәйләнешкә кереп, аларның киңәшләрен Ильяс белән Әлфиягә җиткерә бардым. Хәзер алар безгә рәхмәтләрен белдереп, үзләренең гаилә бәйрәмнәренә чакыралар”, - диде дә, Наиләне җылы кочагына алды...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума