#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел сынамышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа ел төнендә акча һәм уңышны ничек җәлеп итәргә?

- Курантлар 12 тапкыр суккан вакытта шампан шәрабы салынган бокалга тәңкә салыгыз. Шәрабны эчкәннән соң, бокалдан әлеге тәңкәне алып, янчыгыгызга салыгыз. Тәңкә ел буена сезгә уңыш җәлеп итүче талисман булачак.

- 30 яки 31 декабрьдә фатирыгызны җыештырып, чүп-чарны чыгарып ташлагыз. Ишек төбендәге келәм астына тәңкә салып калдырыгыз.

- Яңа ел алдыннан барлык бурычларыгызны түләгез һәм бурычка бернәрсә дә алмагыз.

- Бәйрәм табынын мул итеп әзерләгез.

- 2021 елның символы - хезмәт сөючән һәм чыдам. Шуңа күрә бу көнне ашыкмагыз, бәйрәмне тынычлык хисе белән каршылагыз.

Сәламәтлек өчен

Сезне Үгез авырулардан сакласын өчен, 31 декабрь көнне йорт хуҗабикәсе башына якты төстәге яулыкны бәйләп һәм аны Яңа ел курантларына кадәр башыннан төшермәскә тиеш. Курантлар 12 нче мәртәбә суккан чакта, ул яулыкны кискен чишеп ташларга тиеш булачак.

Мәхәббәт һәм кияүгә чыгар өчен

- Үгез сынын яки аның сурәте ясалган открытканы янәшәгезгә утыртыгыз.

- Сөйгән ярлары булганнарга курантлар суккан вакытта кулга-кул тотынып үбешергә кирәк. Бу аларның гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Йортка бәхет иңдерер өчен

- Астрологлар әйтүенчә, 31 декабрьдә бусаганы атлап кергәндә, аяк белән бусагага тиелеп үтү – яңа елда уңышлар көтә дигән сүз.

- Иске календарьне яндырсагыз, төтене гаиләгездә булган барлык авырлык һәм кайгыларны куып чыгарыр.

- Узган елда күңелегезне калдыручыларның барысын да кичерегез.

Чыршы һәм бүлмәләрне бизәгәндә

- Чыршыны гаилә белән бергәләп бизәү, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәр.

- Чыршыга кәгазь акчалар элегез, алар йортыгызга акча, уңыш тартырлар.

- Өегездә күренеп торган җиргә берничә Үгез сынын утыртып куегыз.

- Чыршы уенчыклары төрле төстә, формада булырга мөмкин. Әмма аларның арасыннан ак һәм көмеш төстәге пыяладан ясалганнарын сайлап алу отышлы булачак. Түгәрәк уенчыкларны куллансагыз, тагын да яхшырак, алар гаиләдә булган аңлашылмаучылыкларны төзәтеп, яңасын булдырмаячаклар. Тартмада ятып калган уенчыкларны ишек кашына элеп куярга була.

Рәүфә КАНГАЗИНА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836