Материалы

“Яшьлек, мәхәббәт, язмыш...

последние и лучшие новости искусства в мире

Кыен бәхет кошын тоту, оя кору.
Кыенрак – тоткач, коргач, саклап тору
”.

(“Кыенрак...” Р.Фәйзуллин).

Яшь чаклар – җүләр чаклар, ди халык. Бәлки, дөрестер. Ләкин, яшьлек үтә, акыл керә, тормыш алга бара, тик саф мәхәббәт кенә әллә кайда еракта...

Унсигез, егерме биш, утыз, утыз биш, инде кырык. Артка әйләнеп карыйсың – матур көннәр, студент еллары, танышулар, очрашулар, аралашулар...; алда – билгесезлек.

Яхшы билгеләргә генә мәктәпне, институтны тәмамладым.

Булмады түгел, булды. Киноларга да, концертларга да йөрдек. Бергә-бергә егетләр, кызлар туган көннәр уздырдык. Әмма, бүгенге яшьләр кебек тәмәке тартып, сыра эчеп түгел. Безнең арада мөнәсәбәтләр “чиста”, дусларча иде.

Хыялым белән очрашу матур кинода шикелле, уйламаганда, көтмәгәндә булды. Кыш, урамда күбәләк-күбәләк кар ява. Бер кафеның ишеген ачып кереп барганда, ул да машинасыннан чыгып кафе баскычына атлады. Безнең күз карашлар бер генә мизгелгә очраштылар һәм бөтен тән буенча ниндидер бер дулкын йөгерде. Ничектер шулай туры килде, бер өстәл артында утырып чәй эчтек һәм таныштык. Ул безнең шәһәрнеке түгел, ә ниндидер эш белән килгән булып чыкты. Телефон номерлары белән алыштык. Шул бер генә очрашудан соң, аның да, минем дә күңел кителде, җайга салынган тыныч тормыш чәлпәрәмә килде. Беркүпме вакыттан соң ул тагын эш белән килде, тагын шул чәй өстәле артында очраштык.... Безнең арада ниндидер җылы мөнәсәбәтләр–хисләр булуын аңладык. Тик моңа бик зур киртә барлыгын мин беренче очрашуда ук сизгән идем. Чөнки гаиләле кешене миллионнар арасыннан да аерып була. Безнең танышуга инде ике ел. Ул гаиләсен калдырып китәргә һәм минем белән яшәргә тели. Тик мин риза түгел. Кеше бәхетен бозып, үзең бәхетле булып булмый бит. Бу көн кебек ачык. Менә шулай, аның гаиләсен дә таркатасым, аңа сөяркә дә буласым килми, ул үзен онытырга ирек тә бирми, чөнки гел шалтыратып тора. Төмәнгә ул ун еллап килеп йөреп, бер урамнардан, бер сукмаклардан йөреп, нишләп бу көнгә кадәр күрешмәгәнгә көрсенә.

Язмыш... Язмышны үз кулларың белән ясарга кирәк, диләр. Ә язмыш безгә карата мәрхәмәтсез. Бәлки, алай әйтергә дә ярамыйдыр, чөнки якыннар, туганнар исән-саулар, барысы да яхшы. Тик күңел яшькә карамый, чын мәхәббәт тели...

Артта – яндырылган күперләр.
Былбыллы назлы таңнар!

Алда – билгесезлек рәшәсе.
Һәм... сынаулы Синең күзләр.

(“Юлда” Р.Фәйзуллин).

Ландыш К., Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума