Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш сынавы

последние и лучшие новости искусства в мире

Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән? Аны шушы сораулар гына борчыды. Алинә тагын күтәрелеп сәгатькә карады. Инде тугыз тулып килә. Ә Фәрит һаман юк. Кәрәзле телефоны да җавап бирми. Ул бит алтыда гел өйдә була торган иде.Ичмасам, иптәш егетләренең дә телефон номерлары юк. Ышана иде шул Алинә Фәритенә, артык нык ышана иде. Вакыт соң булуга карамастан, Алинә Алсуга шалтыратырга булды. Ләкин Алсу да шатланырлык бер хәбәр дә әйтмәде. Бары тик: «Көт, үзе кайткач, барын да аңлатыр», – гына диде. Ә нәрсә аңлатырга тиеш соң Фәрите? Бу билгесезлектән тәмам гаҗиз булды Алинә. Арып, диванга барып ятты ул һәм хатирәләр йомгагын сүтә башлады.

Фәрит белән алар узган ел Яңа ел каршылаганда таныштылар. Алинә иптәш кызларына Яңа елны каршыларга килгән иде. Бик теләмичә генә килде ул Алсуларга. Чөнки бәйрәмдә барысы да парлы булырга тиеш иде. Алсу бик үтенеп сорагач, ул: «Барыгыз да парлы-парлы, мин генә моңлы-зарлы булыйммыни?» – дип тә карады. Ләкин Алсу барыбер үзенекен итте, Алинәне күндерде.  

Менә Яңа ел киче дә якынлашты. Алинә чыгарылыш кичәсендә кигән алсу ефәк күлмәген киде, чәченә күбәләкле бант куйды, иреннәренә беленер-беленмәс кенә иннек тидерде.  

Алинә килеп кергәндә, Алсуларда бар да җыелган иде инде. Яшьләр, шау-гөр килеп, шешә тәгәрәтеп уйныйлар иде. Уртада кара бөдрә чәчле мөлаем гына бер егет басып тора. Ул, шешәне тәгәрәтеп җибәрде дә, кемдә тукталыр икән дип, сабыр гына көтә башлады. Менә шешә әйләнүдән туктады. Шулчак Марат: «Күпме теләсәң дә, болай туры китереп булмас иде. Кара әле, шешәнең башы Алинәгә караган түгелме соң?» – дип кычкырды. Барысы да әле яңа гына ишектән килеп кергән Алинәгә төбәлделәр. Марат, шатлыгыннан нишләргә белмәгән сабый баладай, тагын: «Фәрит, ычкындырма бәхет кошыңны, әнә ул, сине көтә», – диде.  

Шулчак Фәрит белән Алинәнең күзләре очраштылар. Бу карашта аптырау да, серлелек тә, самимилек тә бар иде. Ләкин аларга озын-озак карашып торырга ирек бирмәделәр. Алсу тиз генә йөгереп килде дә Фәрит белән Алинәне таныштырды. Фәрит Алсуның туганнан-туган абыйсы икән. Әле яңа гына армиядән кайткан.   Бу Яңа ел төне Фәрит белән Алинә өчен кавышу төне дә булды. Шушы бәйрәмнән соң алар бер-берсеннән башка тора алмас булдылар. Фәрит көн саен Алинәне институттан каршы ала, тулай торакка озатып куя. Күпме сөйләшсәләр дә, сүзләре бетмәс сыман иде аларның. Менә ямьле җәй дә җитте. Сабан туенда Фәрит белән Алинә, гөрләтеп, яшьлек туйларын бәйрәм иттеләр. Бу вакытта алардан да бәхетле кеше юктыр кебек иде бу дөньяда.  

Җәйләр үтте, көз җитте. Көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр.   Бүген Алинә институттан иртәрәк кайтты, соңгы парлары булмый, диделәр. Ул, җиң сызганып, бүлмәләрен җыештырды, кер юды. Аннары кыстыбый пешерергә уйлады. Фәрите бик ярата шул кыстыбыйны. Ә чәй эчкәндә үзенең сөенечле хәбәрен җиткерер, «тиздән әти булырсың, бәгърем», – дияр.   Бүлмә җыелган, кыстыбый өстәлдә, чәй әзер. Тик Фәрите генә һаман юк. Алинә күзен йомды һәм йокыга талды.   Ниндидер кыштырдаудан Алинә күзен ачты. Өстәл артында, күзләрен тутырып, аңа Фәрите карап утыра иде. Алинә, ничек итеп сикереп торганын, Фәритнең муенына барып сарылганын үзе дә сизмәде. Тик Фәрите бүген башка көннәрдәге кебек түгел иде: сикереп торып кочагына да алмады, колагына матур сүзләр дә пышылдамады. Бары: «Безгә сөйләшергә кирәк, Алинә!» – диде.   Алинә сак кына урындыкка утырды да Фәритенең күзенә бакты. Фәрит, сүзне ничек башларга белмичә, башта тамагын кырды, аннары, күзен читкә алды да, акрын гына сөйли башлады: «Алинә, безгә аерылырга туры килер. Алисага әти кирәк. Мин баламның әтисез үсүен теләмим.   Төмәндә хезмәт иткәндә, мин Марина белән танышкан идем. Бер-беребезне яраттык. Ләкин безнең бергә булуыбызга әти-әнием каршы килделәр. Шунлыктан Марина минем белән кайтырга теләмәде. Мин инде барысын да оныткан идем. Ләкин кызыбыз Алисаны күргәч, барысы да яңарды: аңа булган хисләрем дә, мәхәббәтем дә. Алинә, мине гафу итә алсаң, гафу ит. Син үзеңә тиңеңне табарсың, балаларыгыз да булыр. Ә мин китәм. Эзләмә мине, зинһар». Фәрит, күз яшьләрен яшерергә теләп, тиз генә торып басты да ишеккә юнәлде. Алинәнең аны туктатасы, «Китмә, безнең балабыз булачак!» – дип кычкырасы килде, ләкин теле билтәкләнде. Иреннәре генә: «Бәхетле бул, бәгърем!» – дип пышылдыйлар иде…

Гөлзадә САФИНА, «Казан утлары».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836