Март 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бервакыт Бәхет тирән чокыр эченә егылып төшкән дә, чыга алмыйча газаплана икән. Шул чак чокыр тирәсеннән үтеп баручы кеше аны күреп алган да, үзенә күп итеп акча сораган. Бәхет аның теләген үтәгәч, бу кеше үзен бик бәхетле хис итеп, юлын дәвам иткән. Икенче юлчы да Бәхетне күреп алган да, аннан чибәр хатын сораган. Бәхет моның да үтенечен башкарган. Шатлыгы эченә сыймаган ир чибәр хатынын кочып китеп тә барган. Хәлдән таеп, кәефсезләнеп утырган арада чокыр янына бер егет килгән. Бәхетне күргәч, ул аннан:
- Бәхет, ә синең күңелең ни тели соң? – дип сораган.
- Чокырдан чыгасым килә, - дигән киләчәккә өметен өзгән Бәхет.
Егет аңа чокырдан чыгарга ярдәм иткән дә, үз юлы белән китеп тә барган. Ә Бәхет аның артыннан йөгергән...
Интернеттан. (Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).