#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәллүр, фарфор һәм алтын туйларда нинди бүләк алышасы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Яшел, ситса, кәгазь, тире, киндер, агач туй… Болар нинди даталарны аңлата? Һәм бу көнне нинди бүләк алышалар? Шул турыда алдагы язмабыз. Ә сез нинди туйлар һәм бүләкләр тәкъдим итәр идегез?

Парларның язылышу көне яшел туй дип атала. Бу көнне яшьләргә үз гаиләләре кебек нык булып үсәчәк агач бүләк итәргә мөмкин.

Бергә торуның беренче елы ситса туй дип йөртелә. Бер ел аз вакыт булган кебек, ситса да бик юка материал. Бу бәйрәмнәрендә яшьләр бер-берсенә ситса киемнәр бүләк итешә ала.

Ике ел торуны традиция буенча кәгазь туй дип атыйлар. Бу көнне теләсә нинди кәгазь әйбер: китап, блокнот, акча бүләк итәләр. Шулай ук җиһазлар, ак ашъяулык һ.б. бирү дә рөхсәт ителә.

Өч ел бергә булу тире туй дип атала. Бу вакытта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр тире ныгыган кебек ныгый. Әлбәттә, бүләкләр дә тиредән эшләнелгән булырга тиеш. Шулай ук бәллүр яки декоратив пыяладан ясалган әйберләр бүләк итәргә дә ярый.

Дүрт ел бергә тору киндер туй дип йөртелә. Бу көнгә киленнең бирнәсен яңартырга кирәк, шуңа күрә сөлге, җәймә, кием, ашъяулык бүләк итәргә мөмкин. Савыт-саба да рөхсәт ителә.

Бишьеллык юбилей агач туй дип атала. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр агач кебек тагын да ныгый. Һичшиксез, бүләкләр дә агачтан эшләнелгән булырга тиеш.

Бергә торуның алтыеллыгын чуен туй дип атыйлар. Бу көнне чуеннан ясалган әйберләр бүләк итәргә кирәк.

Кавышканга җиде ел тулу көне бакыр туй дип йөртелә. Бакыр – нык металл. Нәкъ менә җидееллыкка яшьләр бер-берсенә бакыр балдаклар бүләк итешәләр.

Сигез ел - калай туй дип атала. Әлеге материал мөнәсәбәтләр ныгуын гына түгел, аларның яңаруын да күрсәтә. Бу көнне теләсә нинди калайдан эшләнелгән җиһаз, кирәк-ярак бүләк итәргә мөмкин.

Тугыз ел бергә торуны чынаяк яки керамик туй дип йөртәләр. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт елдан-ел ныгып матурлана, шуңа күрә аларның мөнәсәбәтләрен керамикадан эшләнелгән шома һәм бизәкле әйберләр белән чагыштырырга мөмкин.

Бергә гомер итүнең унъеллыгын гөлчәчәк туй, кайбер очракларда кургаш яки гәрәбә туй дип атыйлар. Бу көнне ир хатынына ал розалар букеты бүләк итәргә тиеш. Букет – мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып санала. Шулай ук кургаш яки гәрәбәдән эшләнгән әйберләр дә бүләк итәргә мөмкин.

Унбер ел бергә тору корыч туй дип атала. Бу көнне корычтан ясалган яки башка төрле зәркән эшләнмәләр бүләк итешәләр.

Унике ел никель туй дип йөртелә. Шуңа күрә бу көнне әлеге материалдан эшләнгән кирәк-ярак бүләк итәргә мөмкин.

Унөч ел бергә гомер итү бәйрәме – челтәр яки йон туй. Бу көнне бүләк ителгән йон эшләнмәләр гаиләдәге мөнәсәбәтләр җылылыгын, ә челтәр эшләнмәләр аларның матурлыгын билгели.

Ундүрт ел ахак (агат) туй дип атала. Әлеге датага ахактан эшләнгән бизәнгечләр, шулай ук фил сөягеннән ясалган җиһазлар бүләк ителә.

Унбиш ел бергә гомер кичерү бәллүр туй дип йөртелә. Бу атама мөнәсәбәтләр сафлыгын, чисталыгын күрсәтә. Бүләкләр бәллүр яки пыяладан булырга тиеш.

Унсигез ел булган көнне фирүзә туй дип атыйлар. Традиция буенча, ир белән хатын бер-берсенә фирүзә кашлы балдаклар бүләк итешәләр. Бу – мәңгелек саф мәхәббәт билгесе булып санала.

Егерме еллык юбилей фарфор туй дип атала. Әлеге дата ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә яңа этап буларак билгеләнә. Кайбер гаиләләрдә бу көнне иске савыт-сабаны ташлыйлар. Килгән кунаклар исә яңаларын бүләк итә.

Егерме биш еллык датаны көмеш туй дип йөртәләр. Бу көнне барлык туганнарны җыеп зур бәйрәм оештырыла. Ир белән хатын бер-берсе белән көмеш балдаклар алыша. Кунаклар исә көмеш яки көмеш йөгертелгән эшләнмәләр бүләк итә.

Утыз ел бергә гомер итүне энҗе туй дип атыйлар. Бу датага вакытлар үтү белән дә тоныкмый торган энҗе бүләк итү гадәткә кертелгән. Энҗе – бәхет, муллык һәм иминлек символы.

Утыз биш еллык бәйрәмне мәрҗән туй дип йөртәләр. Кызыл мәрҗәннәр йортка бәхет һәм озын гомерле гаилә тормышы китерә дип санала.

Кырык ел бергә тору – рубин туй. Рубин – хисләрне яңартырга ярдәм итә торган таш. Ир кеше хатынына рубин кашлы балдак бүләк итәргә тиеш.

Кырык биш еллык дата зәңгәр якут (сапфир) туй дип атала. Сапфир ир белән хатын арасында тынычлык, тугрылык сакларга ярдәм итә. Бу көнне сапфир кашлы эшләнмәләр бүләк итәргә мөмкин.

Ир белән хатынның өйләнешүенә илле ел тулу алтын туй дип йөртелә. Традиция буенча, бу көнне балалар ата-анасына яңа алтын балдаклар бүләк итә, ә ата-ана, үз чиратында, үзләренекен балаларына һәм оныкларына калдыра.

Илле биш еллык юбилей зөбәрҗәт туй дип атала. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нык һәм бик матур зөбәрҗәт таш белән чагыштырыла.

Алтмыш ел бергә торганнан соң, бриллиант туй бәйрәм ителә. Һәр кешенең дә балалары яки якыннары бриллиант бүләк итә алмый, шуңа күрә бу көнне иң мөһиме – “яшьләргә” карата булган җылылык һәм игътибар.

P.S. 65, 70, 80, 90 еллык туйлар буенча мәгълүмат ни өчендер юк... Күрәсең, бу даталарны бәйрәм итү бәхетенә сирәк кеше ирешәдер...

Туйлар.ру

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836