Материалы

Балан - мәхәббәт һәм бәхет җимеше

последние и лучшие новости искусства в мире

Көзен балан куагында асылташлар сыман җемелдәшкән җете кызыл җимешләргә сокланып туймаслык. Шушы матурлыгы өчен аны күпләр урманнан алып кайтып, өй янына утырта. Балан исеме латинча “үрү” сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше санала. Кайбер халыкта аны “туй” куагы дип тә йөртәләр. Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте чигелгән тастымал бүләк итә торган булган. Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә югалмаган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерсен дип эшләнә бу йола.

Балан турында күптөрле риваятьләр бар. Мәсәлән, бер авылның яшь кызлары якыннарын үлемнән коткару өчен хәйлә юлы белән дошманнарын кара урманга алып кереп адаштырганнар. Ни кызганыч, үзләре дә шунда һәлак булган. Шул кызларның каныннан урманда кып-кызыл җимешле балан куаклары үсеп чыккан, имеш. Йортны явыз көчләрдән сак­лау өчен ишек кашагасына балан тәлгәшләре элеп кую гадәте шуннан калган булса кирәк.Кеше сәламәтлегенә килгәндә исә баландагы биологик актив матдәләр кайбер авырулардан бик нәтиҗәле профилактик чара һәм дәва булып тора. Әйтик, күпләр нервлар киеренкелегеннән, кан басымы күтәрелүдән, атеросклероздан, кан тамырлары кысылудан баланның файдасын күрәләр. Балан җимеше шулай ук бәвел кудыргыч чара буларак та кулланыла. Баланда С витамины лимон белән мандариндагыга караганда ике, ә тимергә байлыгы ягыннан биш-ун тапкырга күбрәк. Шифалану максатыннан баланның кайрысы, чәчәге һәм хәтта орлыгын да файдаланырга мөмкин.

Балан тылсымы

Халыкта балан белән бәйләнешле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаи­ләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан ярдәм дә сорыйлар, хәтта. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртак­лашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, диләр.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума