Материалы

Барыбер кайттың син

последние и лучшие новости искусства в мире

Хикәя

(Ахыры. Башы 39 нчы санда).

Шул китүдән берничә еллар күренмәде алар. Мөнирнең гаиләсенә булган ярдәме күпмедер акча салып торудан узмады. Гөлмәрьям дә, “улым” дип бер кайтып килмәде. Авылга имеш-мимешләр ишетелеп торды анысы. Уртак кызлары туган икән, исемен Мөнирә дип кушканнар, имеш. Монда кайтмасалар да, Гөлмәрьямнәр авылына кайтып йөриләр икән. Үзләренең бәрәңге бакчасына чыгып та карамаган Мөнир, анда тәпке тотып, бәрәңге төбе өя икән, имеш...

Әмма соңгы вакытларда килеп ирешкән хәбәрләр икенчерәк рухта иде. Мөнир инде укуын тәмамлап, Казанда эшли башлаган кызын, Гүзәлен эзләп килгән, “бик сагындым сезне, балам, озакламый кайтырмын, ахры”, – дигән имеш. Бу хәбәр уңаеннан Гадиләнең дә кылын тартып карадылар:

– Кайтса, кертерсеңме, Гадилә?!

– Әлбәттә! – диде Гадилә, һич икеләнүсез. – Ни генә булмасын, балаларымның атасы бит ул!

Акыллы хатын барысын да аңла­гандыр. Кешегә сиздермәскә, сер бир­мәскә тырышса да, эченнән генә өзелеп көтте ул Мөнирен, өзелеп сагынды. Кайтыр, балаларны бик ярата иде бит ул, алар хакына булса да кайтыр, дип көтте. Чыннан да, гомер көзенә кергәндә тормышын өр-яңадан башлаган иргә бик авыр булды. Яңа урындагы яңа эш, көн-төн чабарга мәҗбүр иткән тормыш мәшәкатьләре өстенә, яшь хатынының булдыксызлыгы да өстәлде. Эшеннән кайчан кайтса да, әзер ашка кайтып кергән, зәвык белән җыештырылган йортта яшәгән, эшен бик мөһим санап, хуҗалык мәшәкатьләрен күбрәк хатыны җилкәсенә өйгән кеше иде шул Мөнир.

Гөлмәрьям белән яши башлагач, баштарак хисләр кайнарлыгы белән аңышмаса да, бераздан күзләре ачыла башлады. Калган ризыкны җылытып ашау, юылмаган савыт-саба, җыелмаган өй – болар бар да гадәти күренешкә әйләнде. Ул арада Гөлмәрьям балага узды. Өендә тәртип булдырып, эштән арып кайткан ирен тәмле ризыклар пешереп кенә каршыларга мөмкинлеге бар иде, әлбәттә. Әмма ул мавыгып мәхәббәт романнары укырга яратты. Кызын җитәкләп, кибетләрдә, парк-кино шикелле җирләрдә йөрде, дус-ишләр тапты. Уртак кызлары тугач та, тормыш рәвеше әллә ни үзгәрмәде. Инде теге дус-ишләр үзләре күбрәк аларда ята башлады. Мөнирнең кайтып керешенә, еш кына өстәл янында җырлашып, күңел ачып, тегесен-монысын капкалап утыралар иде. Ачыгып кайткан ир дә, шул вак-төякне капкалап, чәй белән тамагын алдарга мәҗбүр булды.

– Өйдә яшь бала да бар, Гөлмәрьям, болай итеп кеше җыеп яту кирәкмәс, – дип сүз башлады Мөнир бер кичне.

– Әй, Мөнирем, син көннәр буе эштә, үземә генә бик күңелсез шул минем, – диде Гөлмәрьям, гадәтенчә аңа сарылып. – Аннан, җаным, озакламый юбилеең. Балалар белән дүртәүләп кенә утырмабыз бит! Хезмәттәш дусларыңны да чакырырсың, минем дусларымны да дәшәрбез.

Алай... Ике айдан илле тула икән шул инде. Әй, карт җүләр, карт җүләр! Терсәгеңне бик тешләр идең дә, ераграк шул. Үзеңне бик акыллыга санап йөри башладың, ә үзең менә яшь хатын белән тормыш ничегрәк булачагын да күзаллый алмагансың. Гомер бәйрәмеңне хатының, балаларың, туганнарың белән гөрләшеп үткәрәсе урынга, шушы җиде ят белән билгеләп үтәргә туры килер микәнни?!

Мөнирнең башына кан бәргән кебек булды: әйе, җиде ят! Әле генә аңына барып җитте: инде өченче елларын яшәүләренә карамастан, Гөлмәрьям һаман да чит кеше икән бит аңа! Хәтта уртак кызлары Мөнирә дә теге балалары кебек якын тоелмый. Ә балаларын сагынды, бик сагынды Мөнир. Аларны күз алдына китереп, төннәр буе йоклый алмый ята башлады. Инде берәм-берәм буй җиткереп киләләр. Гүзәленә егерме бер яшь тулды. Кияүгә чыгарга җыенуы да бар. Ә аның туенда кадерле әти булып утырырга тиешле кеше кайда?!

Балаларын гына түгел, авылын, халкын, һәм... хатынын да сагынды. Әйе, ул аны хәзер еш исенә төшерә башлады. Үзен карарга, бераз ял итәргә вакыты булдымы соң аның? Бергәләшеп кая барганнары булды? Хатыны уртак түшәк җәеп куйганда да, анда ятмаска сәбәп эзләп, диванда телевизор карап, йә газета укып йоклап китәр иде Мөнир. Хатынының җайлап кына өстенә япканын да, аннан түшәктә мышык-мышык елап ятканын да сизә иде ул. Әмма янына барып ятасы килми иде. Нигә, ни өчен?! Сөешеп өйләнешкән, яратышып яшәгәннәр иде бит! Бертөрлелек ялыктыра башлады шул, ә Мөнир гел сөелергә яратты, җаны назга сусады. Шуннан башланды инде барысы да. Ә чынбарлыкта аның җанының яртысы – бернинди дә Гөлмәрьям түгел, ә Гадиләсе икән бит! Кайтса, кертер микән?! Кертер, акыллы хатын ул! Кайтуын кайтырсың да, балаларың күзенә ничек карарсың?! Кеше белән ничек аралашырсың?! Ничек, ничек бу кадәр ялгыша алдым соң мин?!...

Ниһаять, үзен йөдәткән сорауларга җавап таба алмый гаҗиз булгач, кызы белән очрашып сөйләшергә булды Мөнир.

– Безгә иң кирәк чагыңда ташлап чыгып киттең, әти, – диде Гүзәле. Әйткән сүзе саен күзләренә мөлдерәп яшь тула барды. – Хәзер исеңә төштемени? Инде бу гаиләңне дә ташлап китәргә, икенче җинаятеңне эшләргә җыенасыңмы? Яшь балагыз да бар диләр. Юк инде, кайтмыйсың! Бер киселгән кире ябышмый. Без сине гафу итә алмыйбыз!

Кырт борылып китеп барган кызы артыннан инәлеп кычкырды Мөнир:

– Кызым, кызы-ым!..

Әмма кызы борылып та карамады, адымнарын кызулатты, аннары үксеп елый-елый, йөгерә үк башлады:

– Юк, юк, безгә кирәгең юк!!! – дигән сүзләре генә, өзек-өзек булып, Мөнир колагына килеп иреште.

Их, Мөнир, Мөнир! Үз кызың булса да, Гүзәлең хатын-кыз бит ул! Хатын-кыз белән киңәш итсәң, ул әйткәннең киресен эшлә дигәнне ишеткәнең юкмыни соң?! Юк йомышын бар итеп, икенче көнне үк авылга чапты кызың, әнисен сөендерергә ашыкты. Балаларың аша бу хәбәр авылга да саркып чыкты... Авыл халкы да, куанычлы хәл көткәндәй, бер дәрт белән кире әйләнеп кайтуыңны көтте.

Еллар узгач барыбер кайттың син... Әмма, ни кызганыч, җансыз гәүдәң генә кайтты шул.

Зөлфия МАНСУР.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума