Материалы

Башта уйлап кара...

последние и лучшие новости искусства в мире

Килер бер көн – аның артыннан ишек ябылыр һәм син ирекле булып калачаксың! Әйт, инде бәхетлеме син? Син бу көнне көткән идең, теләгеңә ирештеңме? Берәү дә хәзер синнән иркә-назларны таләп итми, берәү дә: “Син кайда идең?”, “Син кем турында уйлыйсың?” кебек сораулар биреп аптыратмый. Берәү дә синең телефоныңны актарып, чит номерлар эзләми. Берәүгә дә җылы сүзләр әйтергә кирәкми. Шулай ук беркемгә дә чәчәк бәйләме бирергә кирәкми, чөнки бирер кешең юк. Уйлап карасаң, син ирекле, телисең икән – күңел ач, яңа танышлар тап... Ләкин ни өчендер шул әйтелгән сүзләр, бергә булган вакытлар искә төшә. Берәү дә хәзер синең колагыңа җылы, матур сүзләр пышылдамый. Җанга авыр һәм бу күңел ачулар гына сине тынычландырмый башлый.

Син тормышыңның мәгънәсен югалткансың бит! Ул синең төшләреңә кереп йөдәтә. Кинәт йокың кача, уйлар иртәгә хәтле күңелеңә тынычлык бирми башлый. Син икеләнәсең, уйланасың... Ә ул бит синең янәшәңдә иде, ләкин син аның кадерен белмәдең. Ул сиңа мәшәкатьләр генә алып килде төсле тоелды. Ул барысына түзде, синең үзгәрүеңне көтте. Әмма һәрнәрсәнең бер чиге була. Ул китте... Аның артыннан ишек ябылды. Бәхетлеме син хәзер?..

(“Кайнар кочак”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума