#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхетне ничек табарга?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер ир-ат бәхетле, мул тормышта яшәү турында көне-төне хыяллана икән. Аңа үзе яшәгән йорт та, кигән кием-салымы, башкарган эше дә ошамаган. Кыскасы, әйләнә-тирәсендәге бер нәрсә дә канәгатьләндермәгән. “Ни өчен кемнеңдер барысы да бар, ә минем бернәрсәм дә юк?!” - дип баш ваткан ул. «Менә яхшы йортым, чибәр, нәзек билле, гел елмаеп кына торган хатыным һәм күп акчам булса, мин дә бәхетле булыр идем!» - дип уйланган ул. Көннәрдән бер көнне аның каршысына тылсымчы килеп баскан да:

- Мин синең уйларыңны ишеттем. Ачык итеп әйт, син ни телисең? Мин аларның барысын да үтәрмен, - ди. Ир бик сөенә. Мондый бәхеткә хәтта ышанып та җитми.

- Ничек ул алай? Димәк, сораган бар әйбернең, барысы да булачакмы?! Тукта әле, мөгаен, син моны бушлай эшләмисеңдер? Алмашка нәрсә булса да телисеңдер?! – дип икеләнә. Тик тылсымчы аңа берни дә кирәкмәгәнен аңлата.

- Беләм, син күптән уйланасың, мөгаен, нәрсә кирәклеген хәзер төгәл беләсеңдер. Бары тик сора гына һәм шунда ук барысы да булачак!

- Бик яхшы! – дип ир сөенә. - Миңа зур матур, заманча җиһазланган йорт кирәк! Чибәркәй хатыным һәм ул оста пешекче дә булсын. Аннары тагы бетмәс-төкәнмәс акчам булсын!

- Яхшы, иртәгә боларның барысы да синдә булачак, - дип җавап бирә тылсымчы.

Икенче көнне әлеге ир-ат зур затлы йортта уянып китә, аны гүзәл гәүдәле, күз явын алырлык чибәр хатыны эчкерсез елмаеп каршы ала. Иртәнге аш та әзерләнгән, барысы да бик әйбәт иде. Банкта аның исеменә счет ачылган һәм күпме генә акча сарыф итсә дә, счет гел тулыланып тора. Башта ир-ат үз бәхетенә ышанмый. Мондый хәленә ул бик канәгать иде! Көн артыннан, төн уза, ай артыннан ел үтә, тормышында бернинди дә үзгәреш күренми. Ул эчтән: “Миңа тагы ни кирәк соң, күңелем нәрсә тели – барсы да бар”, - дип уйлана. Тик шул ук вакытта теләгән бәхетне таба алмавын сизә. Һәм ул яңадан тылсымчыны чакырырга керешә.

- Ни өчен мин бәхетсез? Ә бит минем барысы да бар! – дип сорый ул, әлеге тылсымчы янә килгәч.

-- Мин син теләгәннең барысын да башкардым. Шулай булгач, бәхетеңә ләззәтлән!

- Булдыралмыйм! Мин зур йортымда үземне ялгыз хис итәм. Гүзәл хатыным мине сөендерми. Һәм мин теләгән акча да миңа канәгатьлек китерми. Бу ник алай? Җавабы нидә соң?!

- Әйе, син миннән өй сорадың, әмма анда җылылык һәм уңайлылык сорамадың. Син гүзәл хатын сорадың, әмма мәхәббәт һәм аңлашып яшәү турында бер сүз әйтмәдең! Син миннән акча сорадың, әмма акча китерә торган азатлык, көч һәм шатлыкны сорамадың! - диде тылсымчы.

Ир бик сөенде.

- Рәхмәт! Мин барысын да аңладым, - диде ул. – Бир син миңа боларның барысын да!

- Яхшы. Әгәр барысын да аңлагач, боларның барысын да инде үзең булдыр, - дип әйтә дә, тылсымчы юкка чыга...

Ә ир үзенең элекке йортында, хатынсыз һәм акчасыз килеш уянып китә. Әмма ул хәзер күңеле ни теләгәнен яхшы белә.

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836