#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Беренче очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

(Кызлар колагына)

- Соңга калмагыз! Хатын-кызның соңга калырга яратуы гадәти күренеш саналса да, беренче очрашуда егетне 20 минуттан да озаграк көттерергә ярамый! Ашыгыч эшләрегез килеп чыкса, бу хакта алдан кисәтегез. Бик җитди сәбәпләр булганда, очрашуны башка көнгә күчерсәң яхшырак.

- Һәр нәрсәдән гаеп табу, зарлану. Фәлән салатны биредә тәмле ясамауларын, күршеләрнең акыртып музыка тыңлавыннан гел зарланып торган кеше кемгә ошар икән?!

- Социаль челтәрләрдән, телефоннан аерыла алмау. Егет кеше белән сөйләшеп утырганда әледән-әле телефонга карап алу, ашаган ризыкны, һәр күргән әйберне «Инстаграм»га куярга ашыгу да егет кешенең гайрәтен чигерергә мөмкин.

- Тәнкыйтьләү. Егет ишетергә теләмәгәнне әйтеп тәнкыйтьләү. Мисал өчен, ул сезгә эшендә килеп чыккан низаг турында сөйләде ди. Сез аны юатасы, тынычландырасы урынга: “Үзең гаепле!” – дип кырт кисәсез. Егетнең әнә шуннан да күңеле кайтырга мөмкин. Шуңа күрә бу очракта аңа җылы сүз әйтеп, тынычландыру ягын карагыз. Сездән башка да тәнкыйтьләүче табылыр.

- Артык төпченү. Егетнең гаиләсе, шәхси тормышы турында артык күп сорау яудырырга, төпченергә дә ярамый. Ул сезне сорау алырга түгел, беренче очрашуга чакырган бит! Вакыты җиткәч, кирәк дип тапса, үзе дә барысын тәфсилләп сөйләр.

- «Куырылып» утыру. Дулкынланудан кулларны кая куярга белмичә, үз-үзеңне кочаклап утырасыңмы? Егет кешенең аңа минем белән очрашу ошамады, ачуын чыгардым бугай дип уйлавын көт тә тор! Үзегезне иркен тотыгыз. Аңа җиңелчә генә кагылып алсагыз да була. Ике арадагы киеренкелек юкка чыгар.

- Беренче очрашуга артык нык бизәнеп, ачык кием киеп барудан да сакланыгыз. Җилбәзәк булып тоелуыгыз бар! Беренче очрашуда ук үзен үбәргә ирек биргән кызга да егет шикләнеп караячак.

- Үз-үзең булып калудан курку. Гүзәл затлар еш кына егет алдында үзен башка төрле итеп күрсәтергә тырыша. Битлекне иртәме-соңмы барыбер салырга туры киләчәк. Ихлас һәм гади булыгыз!

- Фантазияне эшкә җигеп, артыгын хыялланудан да тыелыгыз. «Кичә ул миңа беренче тапкыр шалтыратты, ә мин инде уйларымда аңа кияүгә чыгып, ике бала табып куйдым», – дигән мәзәкне ишеткәнегез бардыр. Бар да тормыштан алынган! Беренче очрашудан соң ук ЗАГС, өйләнешү турында хыяллану, хәтта бу хакта егетнең үзенә дә әйтү – зур ахмаклык! Һәр нәрсәнең үз вакыты! Мизгел кадерен тоярга өйрәнегез!

«Татар яшьләре. Яшьлек»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836