Материалы

Беренче очрашуда кызларга нинди чәчәкләр бүләк итәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Нинди чәчәк бәйләме бүләк итәргә икән дип икеләнеп калган очракта классикага тукталсагыз, оттырмассыз. Әгәр кызга ниндирәк чәчәкләр ошаганы турында хәбәрдар булсагыз, үз фантазиягездән чыгып, төрле чәчәкләрдән торган гөлләмә эшләттереп ала аласыз. Дәү, купшы гөлләмә бүләк итәргә телисез икән, аның өчен вак чәчәкле роза чәчәкләре, пионнар бара, алар – нәфислек, нәзакәтлелек билгесе. Җете төсләрне сайларга тырышмагыз. Арасына ачык төстәге берничә орхидея яки хризантема кыстырсагыз отышлы булачак.

Зур булмаган чәчәк бәйләме бүләк итәргә теләсәгез, куе төстәге эре роза чәчәкләрен ачык төстәге кәгазьгә яки чытырдавыкка төрдереп алырга була. Классик розалар, экзотик орхидеяләр һәм лаләләр беркайчан да модадан чыкмый. Фантазиягез җитмәсә, тотыгыз да шуларны бүләк итегез. Сөйгәнегез кыр чәчәкләре яратса, гербера яки вак хризантемалар менә дигән бүләк.

Нинди чәчәк бүләк итү нәрсәне аңлата?

Роза чәчәкләре хисләр турында сөйли: кызыл төстәге – дәртле, кайнар мәхәббәт.

Нәфис, кычкырып тормаган төстәгеләр – романтик мәхәббәт турында.

Лилияләр – соклану, сафлык.

Лаләләр – хисләреңә ышанганлык билгесе;

Ак гвоздикалар – бөтен теләкләрең дә тормышка ашсын, син нәзакәтле кеше дигәнгә ишарә.

Сары гвоздикалар – ник син миннән качасың, син миңа кирәк.

Кызыл гвоздикалар – лидерлык билгесе, хатын-кызга бүтән чәчәкләр арасына бизәп бирсәң генә.

Ал гвоздикалар – ана мәхәббәте символы, әниләр көненә бүләк итсәң яхшы.

Георгиннар – син миңа ошыйсың, ләкин җитди мөнәсәбәтләргә мин әзер түгел дигәнне аңлата.

“Шәһри Казан”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума