#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Беренче югалту

последние и лучшие новости искусства в мире

Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. Алар кышның бер матур көнендә танышкан иде. Бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган, суык җил агачларны җанландыра. Илназ дус егетләре белән шундый матур кичләрдә күрше авылга кичке уеннарга бара торган иде. Һәм шунда ул Гүзәл белән танышты. Кичке уенда кыз башта күренмәде, соңрак исә ул дус кызлары белән килеп чыкты.

Бөтен егетләрнең күзе бу кызга төште, чөнки әле аны авылда беренче тапкыр күрүләре. Гүзәл шәһәрдә тора, ә авылга әби-бабасы янына кайта ул. Гүзәлне күрүгә Илназ аңа гашыйк булды. Гүзәл дә битараф калмады. Шул көннән соң егет бу авылга көн дә килеп йөри башлады. Урамда Гүзәлне күрүгә, аның йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы әллә нишли, әйтәсе сүзләрен оныта, сөйләшкәндә каушый. Бераз оялчанрак егет ул Илназ. Күп сөйләшми, күп сөйләшкәнне дә яратмый, үзе исә бик тырыш, укуда да, спортта да сынатмый, укуы яхшы булгач, сыйныфташларына да булыша, җитез, акыллы, көчле, кыскасы, бар яктан да килгән. Ә менә кызны күрүгә әллә ничек югалып кала. Буш вакытында шигырьләр укырга, җырларга ярата. Урамда баян уйнап, башкаларны җырлата, кайвакыт үзе дә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Гүзәлгә мәхәббәте турында ничек әйтергә дип баш ватып йөри торгач, ниһаять, ул аңа хат язды: «Кадерле Гүзәл! Синең кебек кешене беркайчан күргәнем юк иде. Сине күрүгә, кәефләрем күтәрелә. Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым, гашыйк булып яшим әле дә. Елмаюыңны күрүгә, бөтен күңелсезлекләр юкка чыга, күңелләр эреп китә. Сине очратканнан бирле бүтән бер кызга да күтәрелеп карыйсы килми. Яратам мин сине!» Бу сүзләрне укыгач, Гүзәлнең шатлыгы эченә сыймады, чөнки әле аңарга болай мәхәббәт аңлатучы юк иде. Аннан соң бу хатның кулдан язылуы да кызга бик ошады. Шулвакыт кайдандыр Илназ үзе килеп чыкты. Аның кулында баян иде һәм ул Гүзәлгә багышлап бер җыр җырлады. Кыз сүзсез калды. Шушы көннән башлап алар гел бергә булдылар. Илназ көн саен Гүзәл янына килә һәм алар төнгә чаклы бергә кичке урамнар буйлап йөриләр. Бу матур парга хәтта күктәге йолдызлар белән ай да көнләшеп карыйдыр кебек. Хәер, көнләшүчеләр җирдә дә күп була. Көннәрдән бер көнне Илназның иң якын дусты Идрис армиягә алынды. Аны бик матур итеп озатып җибәрделәр. Ике айдан соң Илназга да армиягә китәргә дигән хәбәр килеп төште. Аны озату кичәсе дә бик күңелле үтте. Гүзәл аны көтәргә дип сүз бирде. Шулай бер-бер артлы җәй, көз һәм кыш узды. Гүзәл белән Илназ гел хат алышып тордылар. Хатлар аша Илназ Гүзәлгә багышланган шигырьләрен дә җибәрә иде. Атнага бер тапкыр телефоннан да сөйләшеп алалар. Тик… хат алышулар кинәт туктады да куйды. Илназның кайтуына инде бер ай гына калганда бу. Кызның телефоны да «дәшми». Менә Илназ, солдат хезмәтен тутырып, туган ягына кайтып төште. Аны бик күп дуслары, танышлары, туган-тумачалары каршы алды. Болар арасында Гүзәл дә бар иде. Ләкин ул бик коры сөйләште. Берничә көннән соң Илназ Гүзәл кунакка кайта торган авылга барды һәм кызны дусты Идрис белән күрде. Идрис Илназга караганда бер айга иртәрәк кайтып, Гүзәлне үзенә каратырга да өлгергән икән бит! Илназ егылыплар китә язды. Шул көнне ул иң якын дустын һәм сөйгән кызын – икесен берьюлы! – йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр булды.

Илзирә СӘЛӘХОВА, «Казан утлары».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836