Материалы

Бирегез бер киңәш

последние и лучшие новости искусства в мире

Бик озак уйлаганнан соң ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Исем-фамилиямне күрсәтмичә генә миңа киңәш бирсәгез иде. Киңәшегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәм.

Соңгы вакытларда минем хатын “сулга” йөри. Телефон чылтыраганда трубканы алсам, теге башта аны шунда ук кире куялар. Хатын көн аралаш диярлек “дус кызлары” белән очраша. “Кемнәр белән?” дисәм, “син аларны белмисең,” ди. Кайчагында мин аның, үзе әйткәнчә, таксига утырып кайтканын сагалап торам, ләкин ул йортка килеп җиткәнче төшә, шул сәбәпле, мин аның нинди машинада кайтканын белми калам. Бервакыт мин сәгать ничә икәнен карар өчен аның кесә телефонын алган идем, ул бүтән кагыласы булма дип, тавыш чыгарды.

Узган төндә хатын әйтми-нитми генә каядыр чыгып югалды. Бу юлы мин аның кайтканын сагалап торырга ниятләдем һәм машинам артына качып, күзәтә башладым. Шул вакыт күзем машина көпчәгенә төште. Баксаң, ул эчке яктан бераз күгәрә башлаган икән. Ничек уйлыйсыз, миңа бу көпчәкләр белән мастерскойга керергәме? Әллә яңа көпчәкләр алып, аларны үзем генә алыштырып куйыйм микән?

Түземсезлек белән сездән киңәш көтәм. Вә-ә-т!

«Ялгыз түшәк».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума