Кыз үзенең кулын сорарга килгән егет алдына төрле төсләргә буялган өч йомырка куя да, әйтә:
– Җаның кайсысын тели, шунысын сайлап ал!..
Егет иң матур дигәнен сайлый. Шуннан соң кыз әлеге йомыркаларны әрчи дә, янә егет алдына тезә:
– Ә хәзер ничек?
Егет нишләргә дә белмичә аптырап кала, чөнки йомыркалар бөтенесе дә бертөсле.
– Менә без – хатын-кызлар да шундый, – ди кыз, – киемнәребез булганда төрле-төрле, ә киемнәребезне салсак, барыбыз да әрчелгән йомырка кебек.
Әйдәгез, ярларны эчке матурлыгына карап сайлыйк!
“Ялгыз түшәк” сайтыннан.