– Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, әллә хатын-кыз артыннан чапкандамы?
– Аракы шешәсен эләктереп, хатыныннан качканда.
* * *
Бер татар чәчәк кибетенә керә:
– Зинһар өчен, миңа минем хатыныма иң матур чәчәк гөлләмәсе ясап бирегез әле.
– Сезнең хатыныгыз белән, мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.
– Юк, бер ай.
– Эх!.. Сез шундый яхшы бүләк ясыйсыз!.. Һәм нибары бер ай…
– Әйе, бер ай… мин өйгә кайтмаганга…
* * *
– Минем бер танышым өйләнгәнче бик басынкы, моңлы иде. Ә өйләнгәч бөтенләй үзгәрде: шарык-шырык көлә, җырлар җырлый.
– Нинди җырлар?
– Ә кем аңласын инде җүләр кешенең җырын.
* * *
Бер ир 20 ел буе кич белән көн саен сөяркәсе янына кереп йөргән. Законлы хатыны түзмичә, аерылып чыгып киткән. Туганнары аңа киңәш биргәннәр:
– Без барысын да беләбез. Хәзер бернинди киртәләр юк, шуңа күрә син аңа өйлән, өеңә алып кайт.
– Сез нәрсә? – дип җавап биргән аларга теге ир. – Ничек инде мин 20 еллык гадәтемнән арыныйм? Әгәр мин аны өемә алып кайтсам, кичләрен кем янына кереп йөрермен, кем белән аралашырмын, кемгә эчемне бушатырмын? – дигән.