-Мин сиңа кияүгә чыкканда сукыр һәм чукрак булганмын! – дип акыра иренә.
- Күрдеңме, мин сине нинди авырулардан дәвалаганмын! – дип әйтә ире.
* * *
Кызы кияүгә чыкканда әнисе бик каты елый икән. Ире аны юатып:
- Ник елыйсың, Рузилә, елама, хәзер инде әнә кодагыйлар еласын, - ди.
* * *
- Доктор, минем хатынымның тавышы бетте. Нишләргә икән?
– Бүген төнге өчтә кайтып карагыз.
* * *
Бер ир иптәшенә:
- Кичә хатын белән кухняга обой эзләдек. Әгәр дә паспортларыбыз янда булса, ЗАГСка кереп аерылышып чыга идек, - дигән.
* * *
Борынымның формасы нишләп үзгәргәнме? Хирург гаепле: узган ел ул мине хатыны белән тоткан иде.
Интернеттан