Материалы

«Әни, мин Диманы яратам…» яки Мәхәббәтнең милләте бармы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Нишләп Алмаз түгел инде ул, ә?! Алсу һәм Максим, Артём белән Айсылу... Сәер инде.

Алдан кисәтәм: бу язманың – нәтиҗәсе, ә сорауның җавабы юк. Бу язма уйланыр өчен...

Төрле милләт һәм диндәге егет белән кызның пар булып йөрүләре һәм өйләнешүләре минем өчен бик сәер булып тоела иде. Быел рус мәктәбендә укый башлагач, моның бернинди үзенчәлекле һәм проблемалы нәрсә булмавын күрдем. Яшьтәшләрем өчен... «Төрле милләт кешеләре булуыбызга карамастан, яхшы аралашабыз. Татармы, русмы – аермасы юк кебек. Без – русча, алар татарча өйрәнәләр. Катнаш парлар шундый күп, димәк, бу – нормаль хәл!» – диеп уйлый башлыйсың. Ләкин тирәнгәрәк кереп китсәң, куркыта икән... Ә дуслык – мәхәббәткә, мәхәббәт гаиләгә әйләнсә нишләргә? Ник бу дөрес түгел соң? Шуны ачыклыйк әле.

Беренчедән, киләчәкне уйларга кирәк.

Күз алдыңа китер, сез өйләнештегез һәм балагыз туды, ди. Аңа кем дип исем кушасыз, ул кайсы милләт кешесе булыр, нинди телдә сөйләшер? Шәхсән минем рус баласын үстерәсем, «мама» диеп эндәшкәнне ишетәсем килмәс иде.

Икенчедән, аннары син дә рус буласыңмы?

Кызлар мисалында карыйк әле, руска кияүгә чыктың, ди. Әгәр дә ул синең динеңне алыштыруыңны теләсә? Әлбәттә, моны өйләнешкәнче сөйләшеп була, ләкин шулай да ниндидер шик күңелне тырнап тора...

Өченчедән, син ике динле гаиләдә яши алыр идеңме?

Һәр ике халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәргә, тигез күрергә, аңларга әзерме син? Компромиссларга бара аласыңмы?

Дүртенчедән, дуңгыз ите (хәрәм ризык)...

Минемчә, бу – иң авыры. Әгәр дә синең ирең/хатының дуңгыз ите ашый торган булса? Димәк, өйдә ул була дигән сүз. Ярар, син аны ашамыйсың да ди, ләкин өстәлгә менеп утырачак бит ул...

Бишенчедән, әти-әниең ризамы?

Син алдагы пунктларга күз йомдың, ди, аларны нормаль хәл дип кабул итәсең икән, яхшы, тик әти-әнинең фикерен дә онытма, бу – иң мөһиме! Алар мондый мөнәсәбәтләргә ничек карый? Каршы түгелләрме? Шуны уйларга кирәк.

Алтынчыдан, бергә картаясы...

Сез ярты гомер бергә яшәдегез, бер-берегезгә ияләшеп, өйрәнеп беттегез, ди. Ләкин олыгайгач, мөселман кешесенең намазга басасы килә башларга мөмкин. Хәләл җефетегез моңа ничек карар? Син Ураза тотканда, ул ашарга пешерергә сораса, бик уңайсыз булыр иде, минемчә...

Медальнең дә ике ягы булгандай, һәр нәрсәдән начарны гына эзләү дөрес түгел. Бәлки, катнаш никахның да плюслары бардыр.

1. Сайлау мөмкинлеге.

Бала ике динне дә хөрмәт итәргә, тигез карарга өйрәнә. Гореф-гадәтләрне белеп, үскәч, үзенә ошаган динне сайлый ала. Белмим, бәлки, ниндидер дәрәҗәдә бу – плюстыр.

2. Икетеллелек.

Балагыз ике телне дә камил белә алачак. Кайбер психологлар фикеренчә, кечкенәдән берничә телдә сөйләшү баш миенең эшчәнлеген яхшырта, ди. Тик монда әти-әниләрнең ике телне дә тигез күрүләре мөһим. «Улым, пойдем. Папаң кайтканчы, на качелях покатаемся», – дип кенә ике телне камил белергә өйрәтеп булмый.

Ә дин нәрсә ди?

Корьәннең «Бүлмәләр» сүрәсенең 13 нче аятендә болай диелә:

«Әй, кешеләр! Сез бер-берегезнең нинди халык, нинди милләттән икәнегезне белсен өчен, без сезне ир-кеше һәм хатын-кыз, төрле халыклар һәм кабиләләр итеп яраттык. Тик сезнең арагыздан Аллаһыдан иң курыкканы иң намуслысы булыр».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Чынлыкта исә, сезнең барыгыз өчен дә бер Алла һәм бер әтиегез Адәм бар. Шуңа күрә гарәпнең – гарәп булмаганнан, ә ак тәнленең кара тәнледән бернинди дә өстенлеге юк», - диеп әйткән.

Исламда милләт дигән төшенчә юк. Безнең динебез кешеләрне халыкларга бүлми, барысы да Аллаһ каршында тигез. Ләкин Коръәндә әйтелгәнчә, без төрле халыклар итеп яратылганбыз, ә һәрберсенең үз гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре бар. Без аларга каршы бара алмыйбыз, бигрәк тә дин гаилә тормышында зур роль уйнаса.

Ислам никахны хуплый. Ир белән хатын яшьләре һәм җәмгыятьтә тоткан урыны белән бер-берсенә туры килергә тиеш. Ләкин мөселман кызларына мөселман булмаганга кияүгә чыгу тыела. Ә егетләргә христиан яки яһүд динендәгегә өйләнү рөхсәт ителә. Тик бу очракта кыз ислам динен кабул итәргә тиеш, шарт үтәлмәсә, әлеге никах зина, ягъни законсыз җенси мөнәсәбәтләр дип санала.

Айзилә АБДРАХМАНОВА.
(«Ялкын»).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума