Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әтинең курчагы

последние и лучшие новости искусства в мире

Өйдә тынлык. Ирем булмаган эшен бар итеп, компьютерын кушты да, мониторга төбәлде, залда уйнаган кечкенә кызым, курчакларын кочаклап, үз бүлмәсенә кереп китте. Яраланган җанвар кебек почмактан почмакка йөрим. Эчемдә җыелган ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитә яздым. Шуңа да ирем белән кызым мыштым гына янымнан киттеләр. Юк, ачуым гаиләмә түгел, әтиемә. Алтмыш яшьтә киредән өйләнә! Юк, мин аның картлыгында ялгыз яшәвен теләүче эгоист җан түгел, бары тик ул сайлаган хатын-кызга гына каршы. Ә бит мин, тинтәк, аны өенә үзем алып килдем. Кабат кичәге вакыйга исемә төште дә, ачуымнан күзләремнән яшь бөртекләре килеп чыкты.

Кичә ул безне кунакка чакырды. Бездән кала, дуслары да бар иде. Алар белән әни исән чагында йөрешәләр иде. Әнине бик яраталар иде. Шулар каршында әти үзенең өйләнү нияте барлыгын әйтеп, яшь хатыны белән таныштырды. Өстәл яныннан торып чыгып китәргә уйлавымны сизгән, ахры, ирем шундук өстәл астыннан кулымны кысты. Тик утыр, янәсе. Дуслары әтинең яшь хатын янәшәсендә яшьлеккә кайтуы белән котлады. Мин бер сүз әйтә алмадым, бары тик әнине исемә төшердем.

Әти артында гына яшәп, аңа көч бирүче иде безнең әни. Әтине дә, безне дә җайлап кына торды. Барыбызны да яклаучы йомшак күңелле җан иде ул. Әти белән дә тыныч кына бик матур яшәделәр, әмма моннан дүрт ел элек ул яман шеш авыруыннан үлеп китте.

Коткарып кала алмадык. Сиздерми генә килде дә, безне ятим итеп, бер ел эчендә әнине алып та китте авыру. Әнинең юклыгын әти бездән дә авыррак кичерде. Өйдән чыкмас булды, яраткан бакчаларын да ташлады, йомылды, аз сүзлегә әйләнде. Яңа туган оныгына бераз алданды әле... Әмма соңрак сабый да аны юатмый башлады. Аның өчен дөньяның кызыгы калмады. Әни үлгәч, дуслары, тирә-күршеләре һәрвакыт янында булды булуын. Ә мин шулар арасындагы берәр тол хатын белән уртак тел тапсалар иде дип теләдем, әмма әти әнине оныта алмады. Барысын да куып бетерде дә, ялгызлыкта яшәде. Мин көн аралаш әти янына барып йөрдем. Шулай өч еллап вакыт үтте. Аның да өен барып җыештырам, ашарга пешерәм, үземнең гаиләне дә кайгыртам. Бу еллар эчендә бик алҗыдым. Декрет ялым бетеп, эшкә чыгарга җыена башлагач, әтигә вакытым аз калачагын, аңа көн аралаш барып йөри алмаячагымны аңлаттым. Ә ул бәрәңге белән макароннан башка берни пешерә белми. Әни исән чагында кухняга ашарга гына керә иде шул... Әтием өчен бик борчылдым. Дус кызыма да сөйләдем.

– Ә син өен җыештырырга, ашарга пешерергә берәр хатын ялла.

– Белмәгән чит кешене ничек өйгә кертәсең инде? Әти өлкән яшьтә...

– Карале, безнең күршеләрнең кызлары шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Әлегә гаиләсе дә юк. Кичләре буш. Атнага бер-ике генә барып кайта ала инде ул. Артык акча беркемне дә кытыкламый әле. Җитмәсә, кирәк икән укол кадый, кан басымын үлчи ала. Сөйләшеп карыйммы?

– 60 яшьлек тол иргә ашарга пешереп, өен җыештырырга риза булыр микән соң? Яшь кешенең яшьләр арасында буласы килер ул...

– Ә кем синең әтиеңне карт дип әйтә?! Син генә аны картайтасың, – дип күз кысты. Ул вакытта мин аның ишарәсен аңламадым, игътибар да итмәдем.

Дус кызым, озакка сузмый, сөйләшкән дә. Без аның белән күрештек. Талия исемле 24 яшьлек чибәр генә кыз. Озын чәчләренә игътибар иттем. Киселгән, буялган чәчле булмагач, аның әдәплелегенә тагын да ныграк ышандым. Без бәяне сөйләштек. Ул киләсе атнадан әтинең өенә килеп йөри башларга тиеш иде. Хәзер бу яңалыкны әтигә генә хәбәр итәсем калды. Бер көн кич баргач, аңа җайлап кына барысын да аңлаттым. Ул, әлбәттә, карышты. Хәтта бераз үпкәләде дә бугай.

– Әти, синең яңа пешкән аш ашап яшәвеңне телим, йомырка тәбәсе белән бутербродны нормаль кешеләр тәүлек әйләнәсе түгел, иртән генә ашыйлар.

– Минем үз фатирыма чит кеше кертәсем килми.

– Ул килгәч, йокы бүлмәңдә генә утырып торырсың. Киреләнмә, инде, әти...

Бик зур көчләр куеп кына ризалаттым. Ике-өч ай үтүгә әтинең үзгәрүен тойдым. Ул һәрвакыт елмая башлады, яшәреп китте кебек. Менә яшь кеше ничек йогынты ясый, дип уйладым. Анда да әле шикле уйлар килмәде.

Беренче шикле уйларым аңа алдан шалтыратмый килгәч туды. Ишекне, күлмәгенең сәдәфләрен каптыра-каптыра, Талия ачты. Мине күргәч, куркып калды кебек, агарынып китте.

– Талия, кем анда? – йокы бүлмәсеннән әтинең тавышы ишетелде

– Әти, бу мин, – дидем мин.

– Кызым?! Хәзер чыгам...

Әтинең хәзере биш минутлап булгандыр. Залга чыгып, мине кочаклап алганда, аның кызарынган йөзен, бик җитди кыяфәттә чыкса да, майланган күзләрен күреп алдым...

«Булмас! Бу мөмкин түгел», – дип уйладым. Әмма берни сиздермәдем. Бу уйларымны башымнан куарга тырыштым. Ләкин менә өч айдан соң әти безне, дусларын кунакка чакырып өйләнүе хакында хәбәр итте...

Ул кичне без ирем белән өйләнешкәннән соң беренче тапкыр сүзгә килдек.

– Әтиеңнең дә шәхси тормышына хокукы бар. Ул без дип яшәргә тиеш түгел, – ирем бабасын әнә шулай дип яклый башлады.

– Булсын шәхси тормышы, мин каршы түгел, әмма миннән дә яшь кыз белән түгел. Беткәнме аңа үз яшендәге хатын.

– Ә ул гашыйк булса, дигән уй башыңа килмиме?

– Хисләр уйнамый монда, гормоннар уйный...

– Гормоннары уйный икән, тагын да шәп. Димәк, бабай егет әле!

– Син дә әти кебек сукыр, ул кәнтәйгә әти кирәкми, фатиры кирәк. Шуның өчен генә кияүгә чыга ул аңа.

– Син үз әтиеңне түбәнсетәсең. Ул – ир-ат! Аның яратырга һәм яратылырга хакы бар. Аннан соң ул бала түгел. Һәм фатиры да аныкы. Ничек тели, шулай эшләсен.

– Ничек инде ничек тели шулай эшләсен. Аның бит әле кызы, оныгы бар. Фатирын оныгына калдырса да була, ә монда хәзер бүлешәсе буламы, ә бәлки ул аны бөтенләй яшь хатынына яздырыр. Яздырачак та, тегесе тасма телләнеп юхаланса...

– Җитте! – ирем йодрыгы белән өстәлгә сукты. Мин куркып калдым. Болай итеп аның беренче тапкыр кылануы иде.

– Сине шул фатир гына борчый бугай. Әтиеңнең халәте турында уйла бераз. Бабай яшәреп китте. Аның яшәү дәрте ташып тора. Мин бабай өчен куанам гына!

Ул шулай диде дә йокы бүлмәсенә кереп китте. Мин төне буе елап чыктым. Әнине, үземне жәлләдем... Әтине: «Хыянәтче», – дип сүктем.

Ачуым икенче көнне дә бетмәгән иде. Беләм, ирем дә, балам да минем хис-кичерешләремнән интегергә тиеш түгел. Почмактан почмакка йөри торгач, тынычланырга, үземне башкача тотарга булдым. Әти белән сөйләшеп, күзләрен ачарга кирәк!

Әмма әти кәрәзле телефонын алмады, өй телефоныннан гел Талия эндәште. Ә минем аның белән сөйләшәсем килми. Берничә кат шалтыраттым, ул алгач эндәшмәдем. Икенче көнне әти үземә шалтыратты.

– Кызым, мин сине аңлыйм. Әмма мине дә аңла. Яраттым! Миңа аның янында рәхәт. Кабул итә алмасаң да, кыяфәт ясарга тырыш... Минем хакыма.

– Әти, ул бит сине түгел, фатирыңны ярата. Ә синең бит оныгың, мин бар. Нигә сиңа ят хатын?

– Кызым, синең ирең бар. Ә оныгым – иң элек ул синең кызың. Минем үзем өчен яшисем килә. Акылыннан шашкан малай түгел мин, бары тик яраткан ир-ат.

Мин үксеп елап җибәрдем:

– Ә әни...

– Әниең күкләрдә, кызым. Ул минем беренче хатыным, аны онытмыйм. Өйләнүемне аңа хыянәт дип тә кабул итмим. Син дә, зинһар, алай уйлама. Ә мин сиңа бик рәхмәтлемен. Тормышыма Талияне алып килгән өчен. Тора-бара сезнең дуслашуыгызны телим. Борчылма, кызым, барысы да яхшы булыр.

Әти телефон трубкасын куйды. Ә мин диванга яттым да чарасызлыктан елап җибәрдем. Үземне күрә алмыйм... Нишләдем мин, нигә дип әтинең өенә ул кызны алып килдем... Кем уйлаган ул әтинең курчагы булыр дип...

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836