#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гүзәллек алиһәсе турында хикәя

последние и лучшие новости искусства в мире

Хатын-кызны яралтканда Аллаһы Тәгалә ял итмичә 6 көн буе рәттән эшли. Шул чак аның янына фәрештә килеп керә. Авыр эш белән мәшгуль икәнен күргәч, бик тә гаҗәпләнеп ул:

- Нигә шул хәтле газапланасың инде?” – дип сорый.

Аллаһы Тәгалә аңа:

- Хатын-кызны яралтыр өчен күп төрле үзенчәлекләр үтәргә тиешмен. Мәсәлән, ул тиз юыла торган, әмма үзе пластиктан булмаска, 200дән артык өлештән торып, бик нәзакәтле хәрәкәтләнергә, тәүлегенә 18 сәгать эшләрлек көчкә ия булырга тиеш булачак. Чирләгәндә үз-үзен дәвалаячак. Ике генә кулы булуга карамастан, берничә баласын кочагына сыендыра һәм аларга бөтен җан җылысын биреп, борчу-сагышларын, хәтта сырхавын юкка чыгара алачак, - дип аңлата. Фәрештә аның сөйләгәннәреннән тәэсирләнеп:

- Искитмәле модель! Күз алдына китерәсе дә авыр. Күпме эшләргә була, әйдә бераз ял итеп ал, сине беркем дә ашыктырмый бит, - ди.

- Юк, мин аны бүген тәмамларга тиешмен һәм ул минем иң сөеклем булачак, - дигән Аллаһы Тәгалә. Шул чак фәрештә ялгыш кына хатын-кызга кагылып китә:

- И, Ходаем, ул бит шундый йомшак та әле!” – дип кычкырып җибәрә.

- Әйе, ул үзе йомшак, ләкин мин аны көчле рухлы итеп ясадым. Шундый нәфис булса да, күпме авырлыкларга түзә, күпме киртәләрне җиңә алачак.

- Ә ул уйлый беләме соң? – дип кызыксына фәрештә.

- Уйлау гына түгел, һәр фикерен дәлилли, ышандыра, күндерә алу сәләтенә дә ия ул, - дип җавап бирә Аллаһы Тәгалә.

Фәрештә гаҗәпләнеп хатын-кызны җентекләп үзләштерергә керешә. Битен тотып карагач:

- Ходаем, минемчә, ул синең бернәрсәгә дә яраксыз! Тишек бит ул, аннан су агып тора! - дип тагын кычкырып җибәрә.

- Юк, ул һич тә яраксыз түгел. Бу - аның күз яшьләре...

- Анысы нигә кирәк тагын?

- Алар аның мәхәббәтен, кәефсезләнүен, ялгызлыгын, җәфа чигүләрен, горурлыгын белдерәләр, - дип аңлата Аллаһы Тәгалә. Фәрештә аның осталыгына сокланып:

- Ходаем, син чынлап та даһи! Син һәр яктан уйлап, хатын-кызны искиткеч зат иткәнсең! – дигән.

- Әлбәттә! Аның әле ир-атны гаҗәпләндерерлек, сокландырырлык көче дә бар. Еларга кирәккән вакытта кычкырып көлә алачак, куркыныч килгәндә – елмаеп каршылаячак. Ярдәмгә үзе мохтаҗ булган очракта да башкаларга ярдәмен тәкъдим итәчәк. Һәм үзенең бер карашы белән ир-атның көче җитмәгән әйберне булдыра алачак.

Фәрештә хәйран калып бер сүзсез басып торган арада, Аллаһы Тәгалә авыр сулап:

- Ләкин аның бер җитешмәгән ягы бар, әгәр аны үзе төзәтмәсә, ул аның бөтен тормышын бозачак.

- Ә нәрсә ул? – дип сорый фәрештә.

- Кызганычка каршы, ул үзенең бәясен, кадерен белми, - дип уфтана Аллаһы Тәгалә.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836