#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомерлек яра

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

- Кадрия апа, Кадрия апа, тизрәк кибетеңне ач. Ревизор килгән. Тиз килеп җитәргә куштылар, – диде ишектән тыны бетеп йөгереп килеп кергән малай ашыга-ашыга, исәнләшергә дә онытып.

– Ревизор?! Нинди ревизор? Кадрия, бу сүзне ишеткәч, куырылып килде, йөрәге жу итеп китте: «Нигә килгән? Кем җибәргән? Кисәк кенә, алдан хәбәр итмичә». Кышкы суыктан битләре алмадай кызарган, бүрек астыннан чыгып торган чәчләренә бәс сарган, муенына уралган шарфыннан пар бөркелеп торган малайга мең сорау белән текәлде Кадрия. «Бер аягың – монда, икенчесе анда булсын!» – дигәннәрдер инде, чабыш атыдай чаптырып килгән бу мескен бала ни белсен, дип, күңеленнән әллә ниләр уйлый-уйлый киенә башлады. Шомлы уйларыннан арына алмыйча чыгып йөгерде. Килгәндә үк тыны кысылып хәле беткән малай аннан калмаска тырышты. «И Ходаем, әле яңа гына бөтен хисапны тапшырдым ләбаса. Тиене тиенгә туры килде: артык та, ким дә чыкмады югыйсә. Ревизор килерлек бернинди сәбәп юк. Бәйләнчек Шиһап эше генә булмасын. Алай икән, эш харап», – дип борчылды Кадрия йөгерә-атлый. Кибет ишеге төбендә аны көткән ике ир-атны ерактан ук абайлап алды. Берсе – авыл Советы рәисе Зиннур, икенчесе корсагын киереп, кукраеп торган таныш түгел бер бәндә иде. «Ревизор шулдыр инде», – дип тәгаенләде Кадрия.

– Исәнмесез, кадерле кунаклар, – дип елмаеп сәламләде аларны, шомлы уйларын сиздермәскә тырышып. - Әйдәгез, керегез! Сугыштан яраланып кайткан Зиннур: – Исәнме, Кадрия, сине көтәбез менә, – дисә, килгән кеше: – Исәнбез, – дип кенә куйды төксе итеп. Кадриягә каш астыннан гына карап алды. Мондый мөгамәләне көтмәгән Кадриянең җанына суык йөгерде. «Болай булгач, бу адәмнән яхшылык көтмә, Кадрия», – диде ул күңеленнән һәм үзен ревизиянең нәтиҗәсенә әзерли башлады. Аның уңай бетмәсе көн кебек ачык иде. Бу адәм яхшы уй белән килмәгән. Хата табыйм дигән кешегә, юктан бар ясау берни түгел. Анысын да белә Кадрия.  Чынлап та, ревизор озын-озак тикшереп тормады. Кайбер исәп-хисапны чагыштыргандай итте дә, кайтмаган, булмаган товарны алган ясап, кая илттең, акчасы кайда, дип, Кадрия өстенә чәпәп тә куйды. Кадрия бу эштә кемнең кулы уйнаганын, ни өчен икәнен дә яхшы төшенде.  

* * *

Районның бөтен кибетчеләрен учында биетеп тоткан райпо рәисе Шиһап Кадрия кибеттә эшли башлаган көннәрнең берендә алар авылына килеп төште. Авыл җитәкчеләре белән аралашканнан соң, җыйнаулашып кибеткә килеп керделәр. Моңарчы Шиһапның Кадрияне күргәне юк иде: күрде дә капланды. Зифа буйлы, япь-яшь, гаҗәеп җитез, чибәр кызның елмаеп сәламләве аны әсир итте. Башкалар белән сөйләшкәндә дә аннан күзен алмады. Кырыслыгы йөзенә чыкса да, Кадрия белән бик мөлаем сөйләште: нинди товар сатылмыйча ята, нәрсәләр җитешми – барын да белеште, сорашты. «Иртәгә үк кирәкле әйберләрне җибәртермен», – диде, Кадриянең күзләренә туры карап. Сүзендә торды Шиһап. Авыл халкының ни-нәрсәгә ихтыяҗын белеп бетергән Кадрия, Шиһапка рәхмәтле булып, аның шундый ярдәмчел булуына, халык өчен тырышуына бик куанды. Яшь иде шул әле, хәйлә-мәкернең ни икәнен белми иде. Шуңа күрә бу авылга килүен ешайткан Шиһапны Кадрия баштагы мәлләрдә ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Шиһап исә бу игътибарны үзенчә юрады, димәк, Кадрия дә аңа битараф түгел. Чираттагы килүендә Кадрияне товар бүлмәсенә алып керде дә: – Кадрия, синең выручкаң бу айда башкаларныкыннан шактый артык. Кайберәүләрнең моңа эчләре поша башлаган. Пошса пошар, ә менә сиңа тырыш хезмәтең өчен премия бирмичә булмас, – дия-дия, Кадриянең кулларыннан алды, үзенә тартып китереп, муеныннан, битеннән үбәргә кереште. – Шиһап Сөләйманович, бу ни эшегез? – дип, аны этеп җибәрде Кадрия. –  Миңа да, бигрәк тә Сезгә килешә торган эш түгел бу. Кеше күрсә, ни диярбез? Оятын кая куярбыз? – Күрмәгәе. Ике кеше яратыша икән, аның ни ояты бар? Бу синең бүлмәң ич, монда кем керсен? – дип, яңадан кулын суза башлады Шиһап. – Юк, юк! Зинһар, кыз баланы рәнҗетмәгез. Бигрәк тә сугыш вакытында... Кадрия сүзен төгәлли алмады, ишек шакыдылар: – Кадрия, кибеттә кеше җыелды, чыгасыңмы инде? – диде олы яшьтәге бер хатын. Кадрия өчен бу Шиһап капкыныннан котылу иде. Тик күпкәме? – Хәзер апа, хәзер чыгам. Товарларны барлый идем, – диде дә, киемнәрен, чәчләрен төзәтеп, тиз генә кибеткә чыкты. «Әле син шундыймыни? Кагылдырмыйсыңмыни? Мин ничә ай буе сиңа кирәкле товарларны җибәртеп выручка ясатам, премияләр биреп барам, ә син аның кадерен һәм әҗерен белмисең икән. Болай булгач, мин башкача тотармын үземне» дип уйлап, арткы ишектән чыгып китте ачуы ташыган Шиһап. Бер атнадан тагын килеп төште. Бу юлы назлап, иркәләп тормады Кадрияне, шул арткы бүлмәгә тартып алып керде дә ярма тулы капчыклар өстенә төртеп екты, селкенергә дә ирек бирмичә чишендерә башлады. Туп кебек түгәрәк зур корсагы, дуңгыз түшкәсе кебек гәүдәсе Кадрияне капчыкка сылап куйды. Тыпырчынып ычкынырга теләгән Кадриягә:

– Кычкырсаң, кибеттә бер көн калмыйсың, бүген үк бар нәрсәгә риза булган бер яшь хатынны куям да китәм. Синең урынга килергә атлыгып торучы хатыннар буа буарлык, – диде. Кадриянең бер мәлгә башы әйләнеп китте. Күзләренә яшь тулды. Шулай да үзен бик тиз кулга алды. «И Раб­бым, шул бүксә белән адәм мәсхәрәсенә калыр микәнни? Бу җанварга үтенүдән, ялварудан мәгънә юк. Ни әйткәнеңне аңламаячак та. Үз көчеңә генә ышанырга кирәк» дигән уйлар йөгереп үтте башыннан. Бар көчен җыеп, уң кулын ычкындырды да Шиһапның яңагына чалтыратып җибәрде. Моны көтмәгән Шиһап бер мизгелгә хәрәкәтсез калды. Кадрия, шуннан файдаланып, тезе белән Шиһапның нечкә җиренә китереп бирде. Шиһап ыңгырашып идәнгә чүгәләде. Кадрия капчыклар өстендә яткан килеш кушаяклап аңа тибеп җибәрде дә йөгереп чыгып китте. Шиһап идәнгә әйләнеп төште. Авыртуы басылганчы бөгәрләнеп ятты да, кеше-кара күргәнче дип, тарантасына утырып, районга кайтып китте. Өенә җиткәндә, бер карарга килгән иде инде. Эшеннән алып кына җиңел җәза бирәсе килмәде. Ревизор җибәрде. Бу эштә шомарып беткән ревизорны өйрәтеп торасы юк иде. – Инде менә чынлап тыпырчынырсың. Җитмәгән биш сум егерме биш сум итеп исәпләнгән бу заманда акланып кара хәзер. Яхшылыкның кадерен белмәгән чучка, – дип зәһәрләнде Шиһап. Ике көннән Кадрияне, зур күләмдә өстеннән чыкты дип, район төрмәсенә китереп яптылар. Сугыш бетәргә биш ай калып барганда район халык суды аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итте һәм җәзасын алу өчен Башкортостанның Стәрлетамак төрмәсенә җибәрде. Шиһап Сөләйманович Кадриядән үчен шулай алды. Бу үчнең ияреп, тагылып йөргән «койрыгы» Кадрия үлгәндә дә «корып» төшмәде, ә бәлки өстәмә хәсрәтләр китерә торды. Шулай да, баш очында өелешеп йөргән кара болытлар таралып, аязып киткән көннәр дә шактый булды аның тормышында. Ярдәмләшер кешеләр дә очрады очравын, тик теге көннәрнең кара шәүләсе аны һаман эзәрлекләде.  

* * *

Кадрия төрмәдә дә уңганлыгын, тырышлыгын, чисталыгын күрсәтте. Көннәрдән бер көнне аны төрмә башлыгына чакыртып керттеләр. – Кадрия, – диде төрмә башлыгы, кешечә мөгамәләгә күчеп, – карап-карап торам да сокланып куям үзеңә. Үзең чибәр, үзең пөхтә, теләсә кайсы эшкә кулың ята. Мин сине чиста эшкә күчермәкче булам: ашханәдә тоткыннарга ипи кисеп торырсың. Дөресен әйткәндә, жәллим мин сине. Япь-яшь килеш бер сәбәпсез эләккәнсең бит син. Эшеңне, статьяңны җентекләп карап чыктым мин. Иртәгә үк яңа эшеңә чыгарсың. Анда тынычрак та булыр. Килештекме? – Килештек, гражданин нәчәлник, – диде Кадрия, шатлыгыннан рәхмәтләр укый-укый. – Китәргә рөхсәтме? – Барыгыз, Рәхимова. Алдыгызны-артыгызны карап, итәгегезне җыеп йөрегез.  Төрмә башлыгы бүлмәсеннән чыккач та тынычлана алмады Кадрия. Күңеле шатлык кичерә иде. Ниһаять, бәйләнчек хатыннардан, эләктереп алырга гына торган ирләрдән берникадәр котылачак. Ашханәдә эшләүнең нәтиҗәсе озак көттермәде. Суд көннәрендә, төрмәгә эләккән беренче көннәрдә ул ябы­гып, суырылып, караеп калган иде. Ашамады, эчмәде. Кеше белән аралашмаска тырышты, эченә йомылды.

Флера ТАРХАНОВА. (Дәвамы киләсе санда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836