#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гыйбрәт өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

Ир белән хатын 60 ел бергә бәхетле генә гомер кичерәләр. Шушы еллар эчендә алар, әйтерсең, бербөтен кешегә әйләнгәннәр, ләкин шулай да әбинең картыннан яшергән бер сере була. Беркөнне әби чирләп, урынга ава. Газраил килгәнен чамалаган әби, Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасын уйлап, картына шул серне чишәргә була. Ул аңа шкафның югары киштәсендәге (ире беркайчан да кагылмаган) тартманы алып килергә һәм аны ачып карарга куша. Тартма эченнән бабай җептән матур итеп бәйләнгән ике курчак һәм 25000 сум акча тартып чыгара. Мондый галәмәттән ул гаҗәпләнеп: ”Нәрсә бу?” – дип кенә сорый ала. Әби:

- Туебыз алдыннан әбием миңа гаилә бәхетенең серен ачып: “Кызым, тормыш гел ал да гөл генә бармый ул, табак-савыт шалтыраган вакытлар да булыр. Син иреңә ачуланган очракта, аның белән бәхәсләшмә, йокы бүлмәсенә кер дә, курчак бәйлә”, - дип өйрәтте. Әбиемнең васыятенә тугры булып, синең белән тормыш сукмагыннан матур гына атлап үттек, шөкер, Аллаһыма, - дип аңлатып бирә хәлне. Шул чак картының күзеннән яшьләр бәреп чыга – тартмада бары бит ике курчак кына! Бераз тынычланганнан соң: “Ә бу акча каян соң? Син аны хуҗалыкта тотынган акчадан салып бармагансыңдыр бит? “ – дип сорый карт.

- Юк. Мин ул акчаны бәйләнгән курчакларны сатып җыйдым... – дип җавап бирә аңа карчыгы.

* * *

Кызчыгының кулында ике алма күреп, өзелеп сөйгән әнисе йомшак кына: “Нәни принцессам минем, миңа шул алмаларыңның берсен бирсәңче? – дип сораган. Кызчык әнисенең үтенечен тыңлаганнан соң, бер мизгел уйланып торган да, тиз генә ике алманың да читеннән тешләп алган. Әнисе белән бүлешәсе килмәгәнне, аннан алмаларын жәлләгәнне күреп, әнисенең кәефе төшә. Ләкин ул моны кызына сиздермәскә тырыша. Кинәт кызчык тешләнгән алмаларның берсен әнисенә сузып: “Әнием, мә, син менә монысын аша, бусы тәмлерәк икән!” – дип әйтә.

Мораль: үзеңнең яшеңә, дәрәҗәңә, белемеңә карап, кеше турында ямьсез фикер йөртергә бер дә ашыкма. Аңа аңлатырга мөмкинлек, вакыт бир. Күп очракта без төп сәбәбен аңлап җиткермичә, булган хәлгә үзебезчә нәтиҗә ясап, ялгышабыз...

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836