- Тыйнаклык – кызлар бизәге, ә тыйнак кыз – теләсә кайсы егет бизәге.
- Ир бозылса – гаилә бозыла. Хатын бозылса – халык бозыла.
- Кулына чәчәк бәйләме тоткан кыз кулына тәмәке тоткан кыздан матуррак.
- Күрше тавыгы каз кебек, ә хатыны – кыз кебек.
- Мәхәббәтең бакага төшсә, күл буеннан китмәссең.
- Әгәр грелка комачаулый икән – димәк, син инде җылынгансың. Әгәр хатының комачаулый икән - димәк, син инде суынгансың.
- Хатын-кыз – мәхәббәт, ә ир кеше диван өчен яратылган...
- Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.
- Аерылышуның төп сәбәбе – кавышу.
- Аңлау һәм гафу итү генә җитми, гафу иткәнеңне онытырга да кирәк.