Материалы

Хатын-кызлар фикерләвенчә...

последние и лучшие новости искусства в мире

- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...

- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!

- Мин балачагымда: “Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?” - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.

- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...

- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит. Үземә Египетка юллама сатып алдым. Ял итсен рәхәтләнеп миннән башка...

- Туйда кәләш букет атканда, букет тотарга мин дә чыктым... Иремнең йөзендәге елмаюын күреп, кире уйладым...

- Иптәш кызым белән горурланам. Бигрәк тә тугрылыгына!!! Дүртенче тапкыр кияүдә, ә сөяркәсе һаман шул ук!

- Хәтерләмим, ничек иремә сүз биргәнемне. Әллә 2 бокал эчәм дә, сәгать 9 да кайтам, әллә 9 бокал эчкәннән соң, сәгать 2 дә кайтам дидемме?

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума