Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...
- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!
- Мин балачагымда: «Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?» - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.
- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...
- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит. Үземә Египетка юллама сатып алдым. Ял итсен рәхәтләнеп миннән башка...
- Туйда кәләш букет атканда, букет тотарга мин дә чыктым... Иремнең йөзендәге елмаюын күреп, кире уйладым...
- Иптәш кызым белән горурланам. Бигрәк тә тугрылыгына!!! Дуртенче тапкыр кияүдә, ә сөяркәсе һаман шул ук!