Материалы

Хатын-кызның гомерен нәрсә озынайта?

последние и лучшие новости искусства в мире

Белгечләр, тикшеренү үткәреп, кызыклы нәтиҗә ясаган.

Соңгы баласын тапканда хатын-кыз никадәр өлкәнрәк булган саен, аның гомере озын булачагына өмете зуррак икән. Шундый нәтиҗәне Америка тикшеренүчеләре ясаган.

Алар менопауза җитәр алдыннан һәм менопауза яшендәге 1200 хатын-кызга кагылышлы мәгълүматларны анализлаган. Бу хатын-кызлар этник чыгышлары, социаль яшәү шартлары буенча төрле. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, баласын соң тапкан хатынның яше белән аның организмындагы лейкоцитларның теломерлары озынлыгы арасында элемтә бар. Теломерлар – ул хромосоманың очындагы өлеше.

Тикшеренүләрдән күренүенчә, баласын соң тапкан хатын-кызларның теломерлары озынрак, димәк, аларның озын картлыкка өметләре дә нигезлерәк.

Дөрес, галимнәр бер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәклеген дә яшерми: балага узу сәләтенең озак саклануы теломерларны озынайтуга ярдәм итәме, әллә озын теломерлар яхшы сәламәтлек нигезе булып тора һәм хатын-кызның репродуктив яшен озайтамы? Ничек кенә булмасын, бала тудыру организмны яшәртә, дигән фикердә белгечләр.

«Кызыл таң».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума