#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыянәт әчесе

последние и лучшие новости искусства в мире

Бакчада көнлек эшләрен бетереп, кош-кортларны караганнан соң, Исмәгыйль белән Галия кичке ашны тәмләп ашап утыралар иде. Галиянең телефоны шалтырады. Бу - Галиянең чит илләргә сәяхәткә бергә йөри торган дусты Фәймә шалтырата.

Ул гаилә белән барырга дип Мисырга юллама алганлыгын, ләкин оныкның авырып китүен сөйләде. Галияне үзләре белән чакырып шалтыратуы икән...

Галия: «Юк! Юк!» - диде. Бара алмавын, бер-ике көннән Исмәгыйлен Себергә эшкә озатасын әйтеп бетерә алмады, аның өчен сөйгәне җавап бирә башлады Фәймәгә.

- Бара, нишләп бармасын?! Эшкә әзерлисе әйберләр әзер, бара, - диде.

Хатын эчтән генә сөенеп куйды. Менә бит, нинди аның Исмәгыйле!

Бер көннән Фәймәләр такси белән алар капка төбенә килеп туктадылар. Исмәгыйль юл чемоданнарын машинага урнаштырып, хәерле юллар теләп озатып калды Галияне. Менә Галия тагын Мисырда! Аның чит илгә беренче генә тапкыр баруы түгел иде инде. Әмма башка барганнарда ул – «ялгыз хатын» статусында иде бит. Алар Исмәгыйль белән күптән түгел генә кушылып, Галиянең әти-әнисенең нигезенә торырга кайтканнар иде. Тормышлары болай матур гына башланып китте. Ишек алда бар да бар, Галиянең әти-әнисе гомер буе маллар тотып яшәгән кешеләр иде бит. Әтисенең эшен дәвам итеп, алар да күпләп куян үрчеттеләр. Ишек алдында тавык-чебеш, казлар матур гына тавыш бирәләр. Иртән әтәч кычкыруы гына да ни тора! Төнлә бакчада сандугачлар җыр суза. Үзебезнең сөт булыр дип, хәтта ап-ак кәҗә дә алып җибәрделәр.

Тормыш гөрли...

Исмәгыйленең әнисенә Галия танышканның беренче көненнән башлап, «әни» дип дәшә иде. Кунакка кайтса, үз әнисе кебек тәрбияләп мунчасын кертте, тәмле итеп сыйларга тырышты. Алар бик тиз уртак тел таптылар. Исмәгыйльнең ике кызы, оныклары кайтып йөри башладылар. Алар кайтуга мунча ягылган, бәлеш пешкән була. Я булмаса, ишек алдында шашлык кыздырдылар.

Балалар киткәндә, әлбәттә, йомырка, куян ите һ.б. бирәләр.

Балалар кайтмаганда кече кызы шалтырата: «Әти, куян итегез бармы?» – дип. Исмәгыйль белән Галия тиз генә илтеп кайта иделәр. Галиянең дә балалары, оныклары кайтып йөрделәр.

Мисыр! Үзенең Кызыл диңгезе белән, андагы балыклары, кораллары белән үзенә җәлеп иткән Мисыр... Диңгез буенда утырганда, Галиягә Исмәгыйль шалтыратты.

- Ничек хәлләрең, матурым? - Ял итеп буламы?

- Минеке - шәп!

- Тавык-чебешләр исән, бар да яхшы, - диде.

Трубка аша чыгып, аракы исе гүя бөтен диңгез буена таралды...

Ә Галия нишли ала соң бу вакытта?! Йөгереп кенә кайта торган ара түгел... Юллама көннәре үтеп, өйгә кайтып керде Галия. Исмәгыйле Себергә эшкә киткән иде инде. Аш бүлмәсендә матур булып утырган мичнең кучкарында пласстмас шешә белән эчелеп бетмәгән самогонны күреп, Галиянең тагын кәефе китте. Икенче көнне ул мунча ягарга булды. Анда да чит, хатын-кызлар шампуне күреп уйга калды. Исмәгыйленә беренче булып бервакытта да шалтыратмады ул. Менә Себердән звонок:

- Сагындым, матурым, сине, тиздән кайтам, - ди.

Көннәр үтә торды. Кайтты. Галия һәрвакыттагыча пешеренеп, мунчасын ягып каршы алды аны. Утырып сөйләштеләр...

Исмәгыйль оятсыз күзләре белән Галиягә туры карап:

- Әйе, Оля кайтты малай белән, - димәсенме.

Оля дигәне ул беренче хатыны белән яшәгәндә йөргән сөяркәсе икән. Аның зур малаена (Исмәгыйльнеке булмаса да) алиментка биреп, суд аша «әти» статусы ясап, документлаштырды Оля.

Исмәгыйль алимент түләде. Оля бик еш Исмәгыйльгә шалтырата башлады. Башта Исмәгыйль Галиядән ерак китеп, хәтта бәрәңге бакчасына чыгып сөйләште. Соңрак, өйдә дә җавап бирә башлады Олясына. Тормышларын башлаганда Галиягә:

- Синнән башка беркем дә кирәкми миңа, сине дә беркемгә бирмим, - дигән иде бит Исмәгыйль... Нинди ялган сүзләр булган!!!

Кеше рәхәткә түзми диләр шул, дөрес икән. Бер йөремсәк кешене берничек тә туктатып булмыйдыр ул. Исмәгыйльнең тукран тәүбәләрен тыңлап, тагын берничә ел яшәделәр алар. Түзүнең дә бер чиге бардыр. Исмәгыйльнең дә вәгъдәләре, алдашулары күпкә китте шул. Поездда акчамны алдылар дип, эштән бер тиенсез кайтып керүләре, я булмаса, акча күчмәде, диюләре ешайды...

Галия акча өчен тормады Исмәгыйль белән, картлык көненә терәк булыр дигән ышаныч белән бәйләде ул тормышын. Әмма, алай булып чыкмады. Галия беркайчан да акчага интегеп тормады, кечкенә малае бик булыша иде аңа. Көннәрдән бер көнне, Галия түземлегенең чигенә чыгып, Исмәгыйльнең киемнәрен тутырып, куып чыгарды. Оляның ире (гаилә ватып алган ире) Себердә эштә чагында Исмәгыйль Оля белән яши башлый. Ире эштән кайта, өйдә икенче хуҗа! Ул ир үз ягына кайтып китә. Исмәгыйль өч малайга үги ата ролендә кала. Айныкның - уенда, исерекнең - телендә диләрме? Исмәгыйль эчеп алса, Галиягә килеп, зарланып киткәли. Үги малайларның аңа берничә тапкыр кул күтәргәннәрен дә сөйләп ала. Галия матур гына ялгызы яшәп ята. Нишләп ялгызы?! Балалары, оныклары, туганнары кайтып йөри. Дуслары ташламый. Галия Исмәгыйленә бәхетләр теләп, рәхмәтләрен әйтә эченнән. Аннан башка ул яңадан иҗатына кереп китте. Зур гына уңышларга иреште Галия. Беренче шигырьләр китабын чыгарып, туган авылында зурлап «Китап кичәсе» уздырдылар. Иҗаттагы уңышлары өчен Рәшит Гәрәй премиясе лауреаты исемен бирделәр.

Балалар шигырьләрен туплап, икенче китабын бастырды. Аны Яңа елда авылындагы мәктәп һәм балалар бакчасына бүләк итеп таратты. Юбилеена Татарстан язучылар берлегенә караган Туймазы әдәби иҗат оешмасыннан медаль белән бүләкләделәр.

Берничә шигыренә көй язылып, сәхнәләрдә җырлана.

Пандемия вакытында чит илләргә генә чыга алмый Галия. Хыянәт әчесен татып яшәгәнче, ялгызың яшәү кулайрактыр.

Галиянең дөньясы, Исмәгыйль юк дип, тукталмады, киресенчә, алга бара, Аллага шөкер...

ГӨЛӘХМӘТ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836