#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөгереп бәхетләрен тапканнар

последние и лучшие новости искусства в мире

Австралиянең Ньюкасл шәһәрендә кияү белән кәләш туй биюен 5 чакрымлы йөгерүгә алмаштырганнар. Луиза һәм Уил исемле пар урындагы йөгерү клубында 2015 елда таныша. Өч ел чамасы дуслашып йөргәннән соң егет кызга, Япониядә ял иткәндә, өйләнешергә тәкъдим ясый. Туй 14 сентябрьдә иртәнге 7 сәгатьтә була. Яшьләр туйга 60 кунак чакыра һәм аларны спорт киемендә килүләрен үтенәләр. 45 минутлык никах тантанасыннан соң, пар 5 чакрымлы йөгерүгә чыга. Алар белән һәркөнне бергә тренировкага йөргән 622 кеше дә йөгерә. Йөгергәннән соң паркта кунаклар өчен табын өстәле оештыралар. Гашыйклар туй өчен 173 мең сум чамасы акча тотынган.

Кавказда кияү белән әбигә ни өчен аралашырга ярамый?

Кавказда сәер гадәт бар икән: анда яшь кияүгә хатынының әти-әнисе – әбисе һәм бабасы белән аралашырга ярамый, имеш.

Нигә һәм ни өчен? Баксаң, сәбәбе дөньяның үзе кебек карт һәм борынгы икән – әби белән бабай яшь гаилә эшләренә кысылмаска, әби кияүгә “акыл сатып, башын ашамаска, кызын кияүгә каршы котыртмасын өчен”. Шул гына. Шулай итеп, Кавказ традицияләре буенча, әби белән кияү бөтенләй аралашмый булып чыга. Нәкъ шушы гадәтне саклау аркасында гаилә парлары таркалмый, балалар дус-тату гаиләдә үсә.

Беренче баласын 14 яшендә тапкан – хәзер аның 21 нче баласы туган

2017 елда Бөекбритания матбугат чаралары Сью һәм Ноэль Рэдфордлар гаиләсе хакында язган булган. Анда Сью, 20 нче баласын тудырып, рекорд куйган иде. Һәм, ниһаять, монысы соңгысы булыр дигән булган. Ләкин бер ел үтүгә Рэдфордлар гаиләсендә янә яңа туган сабый аваз сала.

Сью белән Ноэль 36 ел элек танышкан, 14 яшендә Сью авырга кала. Гашыйклар шунда ук бәбине табарга дигән карарга киләләр, чөнки кайчандыр аларның үзләреннән әти-әниләре баш тарткан. Икенче сабыйлары 3 ел үткәч туа. Бүген инде Рэдфордларның өлкән кызы үзе 3 тапкыр әни булган.

Ә Рэдфордлар исә, саклану чараларына карамастан, ишәюләрен дәвам итә, ди. Хәер, үзләренә ошагач, балаларны яраткач, аларны карый алгач, ишәйсеннәр. Афәрин, дияргә генә кала.

Кайсы илләрдә “пончик” кызларны яраталар?

Алты илдә – Мавритания, Таити, Кувейт, Фиджи, Науру, Ямайкада түгәрәк гәүдәлеләр популяр икән. Европада, киресенчә, кызларны зифа буйлы итеп күрергә өйрәнгәннәр. Шуңа да анда кызлар гомерләренә куркыныч янаган төрле диеталарда утыралар, күп вакытларын тренажер залларында үткәрәләр. Мавританиядә исә ябык кызлар кияүгә чыкмый калу куркынычы алдында тора. Анда ябык кызлар тулы гәүдәле кызларга сокланып һәм көнләшеп карыйлар. Ата-аналар гаиләдәге кызның фигурасын кечкенә чактан “саклый” башлыйлар. 12 яшьтәге кыз анда 80 чакрымнан да ким булмаска тиеш икән. Хәтта булачак кәләшләрне ашатучы махсус фермалар бар икән. Анда организмга кирәгеннән дүрт тапкыр күбрәк ашаталар! Таитида туй алдыннан кабилә башлыгы кәләшне үзе килеп карый. Кәләш ошамаса, ул туйны кичектерергә, яисә бөтенләй баш тартырга хокуклы. Тулы гәүдәле кыз гына сәламәт бала табып үстерә ала дип уйлыйлар.

Кувейтта ирнең байлыгы турында хатынының гәүдәсенә карап фикер йөртәләр. Әгәр хатын ябык икән, димәк, ире – фәкыйрь. Тулы гәүдәле хатыннар турында гайбәт сөйләргә куркалар, чөнки ире – бай, хәлле.

“Өмет”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836