Ике Гает арасында өйләнешергә ярамый дигән имеш-мимеш йөри халыкта. Шул сәбәпле өйләнергә теләгән яшьләрнең планнары бозыла. Туй йә бер якка, йә икенче якка чигерелә. Чыннан да ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы? Үткәрсәң, ни була? Ә, бәлки, иртәрәк яки соңрак үткәрү хәерлерәктер? Еш кына яшь парлар бу хәлгә имеш-мимеш буларак кына карый. Әти-әниләребездә, әби-бабаларыбызда исә, бу гыйбарәгә ышану көчле, чөнки бу тәртип (бәлки, аны йола дип атаргадыр?) буыннан-буынга килгән.
Әмма аның дингә, Ислам диненә катнашы бармы? Бу сорауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Бу арада миңа көн дә бер сорау белән шалтыраталар. Ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы? Әлбәттә, ярый. Динебездә мондый тыю юк, Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсаң, шулкадәр хәерлерәк. Ә никах ул изге гамәл”, - дип җавап бирә. Сүз уңаеннан, пәйгамбәребез саллалаhу галәйhи вә сәллам дә ике Гает арасында, Шәввәл аенда никахлашкан. Шунысын да әйтергә кирәк: елның һәр көне ул ике Гает арасы. Ураза Гаете белән Корбан Гаете яки Корбан Гаете белән Ураза Гаете арасы.
Никахлашкан парларга бәхет һәм тигез гомер телибез!
“Шәһри Казан”.