- Үземә охшаган кызны өйгә алып кайтырга һәрвакыт уңайсызландым... Баштарак әти-әнидән читенсендем... Хәзер хатыннан...
* * *
- Безнең мәхәббәтнең күгәрүе шул дәрәҗәгә җитте ки, хәзер аңа бернинди “Комет” та ярдәм итә алмаячак.
* * *
- Бу нинди хәл инде? Яшь хатынга өйләнергә өлгермисең, аның артыннан тагын да яшьрәкләр өлгереп җитәләр!
* * *
- Хатынсыз ир - тукрансыз нарат, дигән булалар инде, дөрестерме юкмы...
* * *
- Әни күпме кисәтте миңа: “Улым, бармагыңны теләсә кая тыкма... Аеруча, туй балдагына тыкканда сак бул”, - дип.
* * *
- Безнең 5 катлы йорт каршындагы асфальттагы “Мин көмәнле” дигән язудан соң ел буе куркып яшәдем...
* * *
Дөрес әйтәләр икән: “Кызлар колагы белән, ә егетләр аш казаны белән яраталар”, - дип. Ач карынга назлыйсы да, матур сүзләр әйтәсе дә килми бит...
* * *
- Минем уйлавымча, бу һава торышы хатын-кыз затыннан, ахрысы.. Нәрсә тели, шуны эшли...
* * *
- Россия юллары иң начары, дигән булалар... Менә автобуста бервакыт 4 нче размерлы күкрәкле кыз утырды каршыма, начар юлларга карашым уңай якка үзгәрде дә китте...
“Ялгыз түшәк”.