Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әтәчнең күзе күрше тавыкларына төшкән. Ул, озак уйлап тормыйча, койма аша сикергән, тик андагы әтәчнең үз тавыклары белән бүлешәсе килмәгән, аны куып чыгарган.
Каян килгән тагын бер Отелло! - дип уйлаган теге кыйналып беткән әтәч, тәпиен көчкә сөйрәп.
- Икенче тапкыр кергәндә күрсәтермен әле күрмәгәнеңне! – дип уйлаган икенчесе.
Һәр әтәч үзенчә әтәчләнгән. Әтәчләнү белән әтәчләнүнең дә аермасы бар икән бит. Ирләр шул аерманы таный белсеннәр иде.
* * *
Бер патшаның кызы булган. Аны кияүгә бирер вакыт җиткән. Патша:
— Кем дә кем минем кызымның башындагы алманы ук белән атып төшерә, кыз шуңа була, - дигән.
Бер егет аткан, алманы төшерә алмаган. Патша аны суга ташларга әмер биргән. Икенче егет аткан, ул да алманы төшерә алмаган. Ул да шул язмышка дучар булган. Өченче егет аткач, алма төшкән. Патша аны да елгага ташларга боерган.
— Без бит алай сөйләшмәгән идек, — дип аптыраган егет.
— Андагы иптәшләреңә күңелсез булмасын өчен эшлим мин моны, — дигән аңа патша.
“Кеше ышанмаслык сүзгә син дә ышанма”, — дигән әйтемне ешрак искә ала белсен иде ирләр.
“Урсай” сайтыннан.