Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кызларның гашыйк булуын ачыклау кыен түгел. Ул яраткан кешесенә ярарга тырыша, аны тәрбияли. Ә ир-егетләр хисләрен үзләрендә тотучан. Шулай да тикшерүчеләр егетләрнең гашыйк икәнен ачыклап булуын әйтә. Түбәндәге үзенчәлекләрне ир-егетләр үзләре әйткән.
1. «Сөйгәнемнең сүзләренә колак салам». Әгәр дә ирегезгә янган лампочканы алыштырырга кирәклеген 10 нчы тапкыр әйтәсез икән, нәтиҗәне аңлагансыздыр инде.
2. «Аның мавыгуларын үземнекеннән өстен куям». Ир-егеткә яраткан кешесенә ярарга тырышу ошый. Әгәр дә боевик урынына, һинд киносы карарга риза икән - яратуында шикләнмәгез.
3. «Мин аның белән горурланам». Хатынын яраткан ир беркайчан да аннан көлми, аннан көнләшми. Киресенчә, аның уңышларына үзенеке кебек шатлана.
4. «Мин һәрвакыт аның белән конфликтка керәм». Әйе-әйе, әгәр ирегез белән әрләшәсез икән, димәк, ул сезгә битараф түгел. Ул мөнәсәбәтләрне тагын да җайлау юлын эзли.
5. «Аның якыннарын хөрмәт итәм». Яраткан ир-егет беркайчан да сөйгәненә кемнедер сайлап алу бурычын куймый. Аңа аларның һәркайсы якын икәнен яхшы аңлый һәм үзе дә алар белән уртак тел табарга тырыша.
6. «Мәхәббәт өчен көрәшәчәкмен». Бу - сер түгел. Ир-егет ярата икән, ул бар көченә аның белән булырга тырыша.
7. «Ул минем өчен иң яхшысы». Тазарсагыз да, арыган булсагыз да, йокыдан тузган чәчләрегез белән уянсагыз да - яраткан ир-егет моңа игътибар итми.
8. «Хисләремне аңа гына белдерә алам». Малайларны кечкенәдән еламаска, көйсезләнмәскә, тойгыларны күрсәтмәскә өйрәтәбез. Әгәр ир-егет сезгә күңелен ача ала икән, ул сезне һичшиксез ярата.
«Кызыл таң».