Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бер ир хатынының яратуына инаныр өчен, бәхилләшү хаты язып, өстәлгә сала да, хатыны кайтып керүгә, карават астына кереп яшеренә. Ә үзе: “Ташлап китүем турындагы хатны укыгач хатыным елар, танышларына шалтыратып киңәшләр сорар, зарлана-аклана башлар”, - дип уйлый. Хатыны өйгә кайтып, ниһаять, хатны алып укып, бер мизгел тыныч кына басып тора да, кулына каләм алып, хат язылган кәгазьгә нәрсәдер өстәп язып куя. Аннары матур көйләр көйли-көйли, шул арада биеп тә алып, киенеп-ясанып каядыр барырга әзерләнә башлый. Хатынының бәхетенә ышана алмаган ир урынында чак түзеп ята. Ләкин эшләр тагын да начаррая төшә. Хатыны телефоннан кемгәдер шалтыратып:
- Исәнме, кадерлем. Мин әзер. Хәзер синең янга очам. Ахмагым турында сорыйсыңмы? Ә мин аны чигер читенә җиткердем, ул үзе үк мине ташлап качты. Башыма һич тә сыймый - ничек мин аңа кияүгә чыкканмын икән? Ә менә синең белән күптән очрашасы калган! Ярар, күрешкәнчегә хәтле, кадерлем! – дип әйтә дә, телефонын сүндереп, өйдән чыгып та китә. Җан сызысыннан, гарьлегеннән елар хәлгә җитешкән ир карават астыннан чыгып, нишләргә белмичә, як-якка йөренә. Аннары искә килеп, өстәлдәге хатны алып укый. Ә анда: “Карават астыннан чыгып торган аякларыңны күрәм. Мин ипи алырга кибеткә чыгып керәм”, - дип язылган була.
Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).