#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ирләр кибете

последние и лучшие новости искусства в мире

Бервакыт хатын-кызлар үзләренә тормыш иптәшен сайлап алсыннар өчен махсус “Ирләр кибете” ачыла. Аның ишегенә кибеттә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре:

1. Кибеткә бер мәртәбә генә керергә рөхсәт ителә.

2. Кибет 6 каттан тора, югарыга күтәрелә барган саен, ир-атларның да сыйфатлары арта гына бара.

3. Теләсә кайсы ир-атны да сайлап алып була, беркемне дә ошатмаган очракта, өстәге катларга күтәрелергә мөмкин.

4. Яңадан аскы катларга кереп сайлау катгый рәвештә тыела, - дип язып эленгән була.

Менә шул “Ирләр кибетенә” бер хатын-кыз үзенә хәләл җефете эзләп керә. Беренче каттагы “Эш урыннары булган ирләр” дигән язуны укыган да, шунда ук 2нче катка менгән. Анда: “Эшләүче һәм балалар яратучы ирләр”, - дигән язу эленеп торган. Әлеге кыз тизрәк 3нче катка күтәрелгән. Биредә: “Эшләүче һәм балалар яратучы бик матур ир-егетләр”, - дигән язуны укыгач: “Менә сиңа мә!” – дип гаҗәпләнгән дә, югары катка юл тоткан. 4нче катта: “Эшләүче, балалар яратучы, хуҗалыкта булышучы бик матур ир-егетләр”, - дигән сүзләрне укыгач: “Кеше ышанмаслык хәл! Ничек түзәсең инде!” – дип әйтсә дә, бераз икеләнеп торганнан соң, юлын дәвам иткән. 5 катта: “Эшләүче, балалар яратучы, хуҗалыкта булышучы, романтик бик матур ир-егетләр”, - дип язылганны укып, калырга теләгән. Ләкин, кызыксынучанлыгы өстенлек алып, ул соңгы катка да менгән. Биредә аны: “Сез бу катта 31 456 012нче хатын-кыз. Кызганычка каршы, бу катта ир-егетләр юк. 6 кат - хатын-кызларны берничек тә канәгатьләндереп булмаячагын тагын бер кабат дәлилләр өчен булдырылган. Кибетебезгә килгәнегез өчен рәхмәт”, - дигән язу көткән була...

Ә бу “Ирләр кибете” каршысында “Хатыннар кибете” ачылган була. Аның беренче катында: “Секс яратучы хатын-кызлар”, икенче катында: “Секс яратучы бай хатын-кызлар”, - дип язылган. Тик, ни гаҗәп, 3нче каттан югары күтәрелүче табылмаган.

Интернеттан. (Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836