#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ирләрне дөрес тиргисезме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Белгечләр дөрес тиргәлмәгән ирнең бик начар кешегә әйләнүен исбатлаган. Мәсәлән, сез аны кибеттән нәрсәдер алып кайтмаган өчен тиргәдегез икән, димәк, башка вакытта кибеткә үзегезгә барырга туры киләчәк, дип ышандыра психологлар. Ирнең башкарган эше сезгә ошамады (мәсәлән, киштәне дөрес урынга какмаган) һәм моның өчен аны тиргәдегез икән, башка вакытта аннан бу эшне эшләсен өчен бик тә үтенергә кирәк булуы мөмкин. Белгечләр ассызыклавынча, ирләр ешрак тиргәлгән саен, хәл катлаулана бара. Ләкин ирләрнең психологик үзенчәлекләрен белгәндә, аларны мөнәсәбәтләрне бозмаслык, хәтта яхшыртырлык итеп тиргәргә мөмкин икән. Ничек итепме? Шелтәгезне матур төргәккә төреп бирегез. Ә ул «матур төргәк” – мактау. Әйе, әйе! Ирләр дә кеше бит, аларга да макталу рәхәт. Шуңа күрә аны бер тапкыр тиргәү алдыннан биш тапкыр мактап алырга киңәш итә психологлар.

Мисал. Сез ирегезгә тәрәзә рамын буяр өчен ак буяу алырга куштыгыз. Ул сез теләгән кардай ап-акны алмаган, ә саргылтрагын алып кайткан. Бу очракта без нишлибез? Гадәттә, “Син тагын кирәкмәгән нәрсә алып кайткансың!” дип кычкырабыз. Психологлар ышандыруынча, бу очракта ир-егет күңелендә бик күп хисләр кайный башлый икән. Аның үз-үзенә бәясе төшә, ул үзен уңышка ирешә алмаучы юньсез итеп хис итә башлый. Әлбәттә, ул моны тамчы да сиздермәячәк. Ләкин кәефе төшәчәк... Бу хәтта аның... потенциясенә дә йогынты ясарга мөмкин! Чөнки борынгы инстинкт буенча, юньсезләр үрчемәскә тиеш...

Бу хәлне булдырмас өчен нишләргә? Кычкыру урынына болайрак җавап бирергә куша психологлар: “Кадерлем, син шундый хәстәрлекле, мин моны бик бәялим. Ләкин бу төс мин теләгән түгел бит әле... Миңа кардай ап-агы кирәк. Бәлки, син алыштырып алып кайтырсың? Рәхмәт, сөеклем, син - чын хуҗасың!” Менә шулай. Кычкырыш булмады, ирнең кәефе төшмәде, ул ачуланмады. Ә вакыйгалар барыбер сез теләгәнчә бара!

Әлбәттә, һәркем мондый сөйләшүләргә өйрәнмәгән. Мондый артык “төчелек” кемнеңдер күңеленә дә тиядер. Шулай да берничә тапкыр үзеңне җиңеп, шулай сөйләшеп карарга була бит? Һичьюгы, 23 февраль тирәсендә...

«Кызыл таң».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836