#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ирнең аерылып чыгып киткән хатынына язган хаты

последние и лучшие новости искусства в мире

Гадәттәгечә, гаилә башлыгы эштән кайта да, кулына сыра савытын алып, футбол карарга дип диванга барып оялый. Икенче бүлмәдәге балалары әкият укуын, җырлавын, алар белән бергә уйнавын күпме үтенсәләр дә, аларның сүзләренә игътибар бирми әлеге ир-ат. Бу вакытта хатынының чыгып киткәнен белми иде ул. Ә берничә көннән соң ир хатынына түбәндәге хатны яза:

“Кадерлем, без синең белән бер фикергә килә алмыйча, әрләштек. Мин эштән бик арып кайтып, балаларның акырык-үкерек тавышларын ишетмәс өчен телевизорны кабызып, футбол карарга яттым. Башым авырта һәм синең дә кәефең яхшыдан түгел иде. Шул чак син: “Бәлки бүген миңа өй эшләренә булышарсың? Нәрсә була, әгәр атнага бер мәртәбә булса да балаларың белән уйнасаң?”- дидең. “Мин эштән эт кебек арып кайттым. Ә син барыбер көне буе өйдә тик утырасың!” – дип кырт кистем. Шулай без бер-беребезне гаепләп әрләшергә тотындык. Син елап: “Мин болай бүтән яши алмыйм!” – дип безне ташлап чыгып киттең. Син киткәч, өй эшләрен үземә башкарырга туры килде. И, Ходаем, син берүзең шул хәтле эшне башкарырга ничек өлгерәсең икән! Мин балаларны ашатып, йокларга салгач ук, аларның киреләнеп елаган тавышларыннан кая чыгып качарга белмәдем. Ә иртәгесен тәмле йокымнан мин аларның елап ашарга сораганнарыннан уянып киттем. Аннары көне буе өй җыештырып, кер юып, ашарга пешереп, хәтта юынырга да, тыныч утырып капкалап алырга да вакытым булмады. Мин үземне бер тәүлек йокламаган кешедәй хис иттем, ә бит чынында балалар һәр өч сәгать саен уянып, нәрсәдер таләп иттеләр.

Мин синсез бер көн яшәп, үземнең ялгышканымны аңладым. Синең көне буе тәгәрмәч эчендәге тиен кебек йөгереп, ничек арыганыңны һәм син башкарган эшләрнең ничек мөһим икәнен бик яхшы беләм. Әлбәттә, ул эшләрне офиста кәгазьләргә кул куеп утыру белән чыгыштырып булмый. Син безнең өчен үзеңнең карьераң белән корбан иткәнсең, хәтта матди яктан миннән бәйле булуга да баргансың... Ни өчен үзеңә хобби яки иптәш кызларың белән күрешеп, күңел ачар өчен буш вакыт таба алмаганыңны да хәзер инде аңлыйм. Йокы җитми бит сиңа! Синең безне ташлап чыгып китүең, миңа гомерлеккә сабак булды. Түзеп кара әле, әгәр синең башкарган эшеңне, тырышлыгыңны күрмичә, кадерләмичә, сиңа игътибар бирмичә, өстәвенә тәнкыйтьләсәләр тагы! Әниемнең киңәшләре синең ачуыңны чыгарса, синең белән килешми, гаепли идем. Хәзер инде беләм - балаларыбызны синнән дә яхшырак аңлаучы бүтән кеше юк ул җирдә. Җәмгыятебездә әни роленә, әниләрнең җилкәсенә төшкән авыр өлешкә шул хәтле аз игътибар бирелүенә ис-акыл китә. Миңа моны аңларга мөмкинлек биргәнең өчен рәхмәт сиңа. Иркәм, бу хатны сиңа мин үземнең бик сагынганымны белдерер өчен җибәрәм. Һәм яныбызга елмаеп кайтып килеп керүеңне бик телим. Хәзер мин сиңа: “Син башкарган хезмәт - хөрмәткә ия!” – дип көн дә кабатларга әзер. Бары тик син яныбызда гына бул!

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836