#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исламда җенси тормыш

последние и лучшие новости искусства в мире

Коръән – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән төп бүләк, тормыш энциклопедиясе. Аннан яшәешнең һәр өлкәсенә кагылышлы сорауга җавап табарга була. Хәтта мөселманнар арасында ачыктан-ачык сөйләнмәгән интим мөнәсәбәтләр, җенси тормыш турында да. Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруы кысаларында ислам динендә интим тормыш мәсьәләләренә кагылып узды. Хәзрәтнең бик интим сорауларга җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Ир кешегә үз хатыныннан башка тагын кем белән якынлык кылырга ярый?

- Ислам динендә бары тик үзеңнең хәләл җефетең белән генә якынлык кылырга рөхсәт ителә. Йә инде кәнизәкләр, җәнияләр, коллар дибез, әмма алар хәзер юк. Бу очракта шуны аңларга кирәк: зина кылу, ягъни никахлашмаган килеш якынлык кылу, шулай ук гомосексуализм (ир белән ир), лесбианлык (хатын-кыз белән хатын-кыз), педофилия (балалар белән), зоофилия (хайваннар белән), некрофилия (үлгән кешеләр белән) белән шөгыльләнү ислам динендә катгый тыела.

- Якынлык кылу бер-береңә рәхәтлек бирү генәме?

- Якынлык кылуны күпләр табигый рәхәтлек алу чарасы, табигый акт дип кенә уйлый. Әмма бу алай гына түгел. Бу әле – рухи бәйләнеш тә, информатив бәйләнеш тә. Якынлык кылганда кеше бер-берсенә информатив һәм рухи яктан бәйләнә.

- Ир белән хатынның баласы ни өчен үзләренә түгел, башка кешегә охшап туа?

- Галимнәр хәзер шуны раслады: хатын-кыз берәр ир белән якынлык кылып, аннан балага узмаса да, шушы ирнең генотибын үзендә калдыра икән. Ягъни, хатын-кыз сканер кебек ирнең генотибын алып кала. Бу нәрсәгә китерә? Әгәр хатын-кызның йоклаган ирләре бик күп булып, үз иреннән балага уза икән, бу бала ул алдан йоклаган ирләргә охшарга мөмкин. Без бит кайчакта аптырыйбыз: гаиләдә туган бала берәүгә дә охшамый яки ике якта да генетик авыру юк, балада бар. Барысы да шул алдан йоклаган ирдән күчәргә мөмкин.

- Ничәнче буын туганнар белән якынлык кылырга ярый?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) ислам динендә зина кылуны тыю белән халыкның нәселен чистарта. Бу җәһәттән шулай ук якын туганнар белән дә җенси мөнәсәбәткә керергә ярамый. Әниең, бертуган апаң, сеңлең, әтиең һәм әниеңнең апа-сеңелләре белән якынлык кылу тыела. Бу – шулай катгый рәвештә тыела һәм хәрәм булып санала. Сәбәбе: кан катнашып, нәсел бозылуда.

Гаилә корганда, сайлаган ярыңның җиде буын нәселен карарга кирәк. Чөнки җиде буыннан соң яңа этап башлана, буыннар чылбыры яңара.

- Ир үз хатыныннан теләсә кайчан якынлык кылуны таләп итә аламы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) якынлык кылуга хайваннар кебек карарга кушмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Хатыныгызга үз рәхәтегезне канәгатьләндерү чарасы итеп кенә карамагыз”, - ди. Якынлык кылу ул – ике арадагы мәхәббәт күрсәткече, рухи бәйләнеш.

- Якынлык кылыр алдыннан нишләргә?

- Якынлык кылыр алдыннан ир дә, хатын да ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намаздан соң, ир кеше хатынының башына кулын куеп, дога кыла. Аның махсус догалары бар. Татарча әйтсәк: “Йә Раббым, мине һәм минем нәселемне шайтаннан сакла”, - диелә. Шуннан соң гына якынлык кылалар. Доганың озынрак вариантын ир кеше укый. Анда: “Шушы хатын-кызның зыяныннан мине сакла,” - дип тә әйтелә. Чөнки якынлык кылганда ике якның берсенә зыян да килергә мөмкин.

- Никахсыз якынлык кылуның зыяны нидә?

- Никахсыз якынлык кылу ул – хәрәм. Хәрәм ул – Аллаһының канунына каршы килү, фитрага каршы килү. Нәрсә ул фитра? Ул безнең табигый халәтебез. Диннең максаты - фитраны саклап калу. Кеше дөньяга чип-чиста булып туа. Синең максат шушы чиста модельне булдыра алганча үстерү, баету, әмма булдыра алмасаң, һичьюгында саклау, зарар китермәү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Һәр бала мөселман булып туа, әти-әнисе аннан соң аннан мәҗүси, яһүди яки насара ясый”, - ди. Безнең динебезнең максаты – кешенең табигый чисталыгын саклау. Никах – ул фитра. Никахсыз якынлык кылу безне хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшерә. Кызганычка, хәзер кеше шушы пычраклыкка батты.

- Үз хатының белән якынлык кылуның савабы нидә?

- Сәхәбәләр сорый: “Йә, Расүлүллаһ, безгә моның өчен нигә савап, без бит рәхәтлек алабыз?” “Сез болай эшләмәсәгез, зина кылыр идегез. Шуңа күрә бозыклыкка батмыйча, никахлы якынлык кылу өчен Аллаһы Тәгалә сезгә савап бирә”, ди.

Җәһәннәмдә шундый кешеләр булыр: алар чиста, тәмле иттән баш тартып, бозылган, сасы итне ашыйлар. Болар кемнәр дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Алар өйләнгән, хәләл җефетләре була торып, читтән рәхәтлек эзләп зина кылучылар”, ди.

- Ике ир балага бер юрган астында йокларга ярыймы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике ир кешенең бер юрган астында йоклавын да тыя. Без бит моңа нормаль күренеш итеп карарга өйрәнгән. Әмма шәригать буенча, бер җенестәге ике баланың бер юрган астында йоклавы да тыелган. Бу аларны кирәкмәгән әйберләрдән, шайтан котыртуыннан кисәтеп тора.

- Зина кылганнан соң тәүбә итеп буламы?

- Тәүбә итүнең беренче юлы – гөнаһлы шушы эшеңне ташларга тиешсең. Икенчедән, шушы кылынган гамәлләр өчен чын күңелдән үкенү кирәк. Өченчесе - бу эшкә кире әйләнеп кайтырга ярамый. Шул очракта, Аллаһы Тәгалә теләсә кайсы гөнаһны гафу итә. 

“Интертат”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836