Кәефсезлек депрессиягә китермәсен өчен, аңа каршы көрәшергә кирәк. Психологлар моның гади ысулларын тәкъдим итә.
- Юыныгыз, тискәре энергия кимер.
- Җаныгыз теләгән тәм-том ашагыз.
- Сәүдә үзәкләрен әйләнеп (шопинг чамадан узмаганда файдалы), аннан чәч ясатып кайтыгыз. Көзгегә карасагыз, кәефегез шундук күтәрелер.
- Ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирегез. Кызгылт сары, кызыл — оптимизм, сары — ышаныч уята, шәмәхә һәм зәңгәр төс - тынычландыра.
- Көрән, соры, кара киемне читкәрәк алып куегыз.
- Өй җыештырыгыз. Бәлки, тормышыгызга тәртип кирәктер?
- Пәрдәне ачыгыз, яктылык мөһим.
- Дустыгызга шалтыратыгыз.
- Дәртле музыка тыңлагыз.
- Йоклар алдыннан йөреп кайту яхшы.
“Ирек мәйданы”.