Материалы

Көлке көлә килә

последние и лучшие новости искусства в мире

Ресторанда ир белән хатын Мәрҗән туйларын бәйрәм итәләр. Шул чак фея килеп керә дә:

- 35 ел бергә матур гомер кичергәнегез белән котлап, бүләккә - икегезнең дә берәр теләгегезне үтәячәкмен, сорагыз, - ди.

Хатын:

- Ирем белән дөнья буйлап сәяхәткә барыр идем, - ди. Аһ! Шул ук минутта кулында аның лайнерга ике билет пәйда була. Иренә чират җиткәч, ул уйга кала. Бераздан:

- Сәяхәт итү, әлбәттә, яхшы! Әмма мондый мөмкинлек гомердә бер генә була! Шуның өчен, мин үземә 30 яшькә кече булган яшь хатын сорар идем, - дигән. Иренең сүзен ишетеп хатын һушын югалта, фея үзе дә телсез кала. Әмма, әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, феяга ничек тә сүзендә торырга кирәк була. Ул тылсымлы таягы белән иргә кагыла - ир 92 яшьлек картка әйләнә.

Мораль – яхшылыкны белмәүче ирләр, онытмагыз, фея – үзе дә бит хатын-кыз!

* * *

Кыз белән егет туй турында сөйләшәләр. Кыз үзенең теләкләрен белдереп - ак күлмәк, лимузин, ресторан, кунакханә, кызны сатып алу йоласын уздыру турында әйтә. Кияү барысына да бик теләп күнә, тик кызны сатып алу чарасына гына: “Яратмыйм мин андый юк-барны, бу мәгънәсез эш”, - дип киреләнә. Ләкин кыз сүзендә нык тора. Менә туй көне дә килеп җитә. Кыз бүлмәсендә, ә кунаклар подъезд ишегеннән алып 7 катка хәтле баскыч буйлап тезелешеп, кияүнең килеп җитүен көтәләр. Җәй, көн эссе, тәрәзәләр ачык. Бервакыт кызның бүлмә тәрәзәсеннән битләренә маска кигән камуфляждагы кешеләр килеп керәләр дә: “Битегез белән стенага борылыгыз!” – дип кычкырып, кәләшне алалар да, тәрәзәгә таба юнәләләр... Менә ни өчен кияү-“спецназовец” кызны “сатып алырга” теләмәгән була.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума