Материалы

Көнләшү – үзеңне түбәнсетү ул

последние и лучшие новости искусства в мире

- Сиңа хыянәт итсәм дә көнләшмәс идеңме ни?

- Көнләшергә? Ә ни өчен көнләшергә тиешмен соң?

- Мәсәлән, мин синең белән булып та, үзем элекке йөргән кызымны уйлап яшәсәм? Минем аңа кабат кайтуымнан куркып борчылмассыңдамы ни?

- Әлбәттә, юк!

- Димәк, син мине бер тамчы да яратмыйсың!

- Нәрсә сөйләгәнеңне дә аңламыйсың бит син! Мәхәббәтнең көнләшү, югалтудан курку кебек хисләр белән бернинди дә уртаклыгы юк. Мин яратам сине! Әмма син элекке сөйгән ярыңны оныта алмыйсың икән, һичшиксез, син аның белән булырга тиеш. Минем белән калу – алдашу гына булачак. Ә синең китүең – безнең пар килмәгәнебезне күрсәтәчәк. Янымда калган очракта, син мине җанымның икенче яртысын очратудан мәхрүм итәчәксең. Ә миңа насыйп булган яр, ул мине беркайчан да ташлап китмәячәк. Димәк, борчылырга урын юк.

- Гаҗәеп сәер кеше дә инде үзең... Әйтерсең, берәүгә дә бөтенләй ияләшә белмисең, хәтта көнләшмисең дә...

- Ничек инде шуны аңламыйсың?! Мәхәббәт белән ияләшү арасында бернинди уртаклык юк ул. Кешегә ияләшү, көнләшү – ул үзеңне яратмау, түбәнсетү генә. Димәк, син үзеңне башкаларга караганда ямьсезрәк, аның игътибарына, яратуына лаек түгел дип уйлыйсың. Үзеңне кем беләндер чагыштыру, үзе җирәнгеч ул. Син – ул син, башка беркем дә түгел. Синең үз тормышың, аны сиңа Ходай бүләк иткән. Шуны да син үзеңне әллә кемнәр белән чагыштырып әрәм итәргә уйлыйсыңмы ни? Бу ялгышу гына, чөнки язмышыңа син үзең хуҗа булырга тиешсең. Шул чакта гына үкенмәячәксең. Беркем сине ташлап та китмәячәк, чөнки аның мәхәббәтен, пар килгән ярың икәнен син сүзсез генә дә аңлаячаксың.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума